+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 март 2022, 16:40

“Олыны – олы, кечене кече итә белде”

Илеш районының “Коммунар” (хәзер М. Гәрәев исемендәге) колхозында 1981-2018 елларда рәис булып эшләгән Баш­кортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әнис Гарипов истәлекләре.

“Олыны – олы, кечене кече итә белде”“Олыны – олы, кечене кече итә белде”
“Олыны – олы, кечене кече итә белде”


Халкыбызда “Кошны – очканда, атны – тау мен­гән­дә, егетне яуда таныйлар” дигән әйтем бар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тормыш юлы да нәкъ шушы мәкальгә туры килә. Ул үз гомерен Ватанына багышлап, җанын-тәнен биреп яши. “Гадилектә – гали­­лек” дигәннәре дә нәкъ Муса Гайса улына туры килә. Ул биек үрләр яуласа да, гади һәм гадел булып кала. Гәзитебезнең “Муса Гәрәевка – 100 ел” дигән рубрикасында аның тормыш юлы, якташлары, танышлары, дусларының хатирәләрен биреп баруны дәвам итәбез.

Муса Гәрәев турында балачактан ишетеп үссәм дә, аның белән якыннан танышуым колхоз рәисе булып эшли башлагач булды. 1982 елда Муса Гайса улы хатыны Галина Александровна белән туган якларына кайттылар.
Мин аларны Яркәйгә барып каршы алдым да Бишкурайга юл тоттык. Аның белән беренче тапкыр очрашуыбыз. Машинага кереп утыргач, бераз каушау сәбәпле, сүз башларга да кыенсындым. Беренчедән, янымда ике тапкыр Советлар Союзы Герое утыра. Икенчедән, Муса Гайса улы Галина Александровна белән тыныч кына сөйләшеп кайталар. Инде кайтып җиттек дигәндә, мин дә сүз катарга батырчылык иттем. Соравыма Муса абый шаяртып җавап биргәч, ике арада эленеп торган кыенсыну пәрдәсе юкка чыкты.
Мәртәбәле кунакларны Бишкурайда сый-хөрмәт белән каршы алдык. Аннан соң алар белән бергә Муса абыйның туган авылы Таш-Чишмәгә юлландык. Сеңлесе Мәфүәзәнең улы Данил янында тукталып, гаиләсенең хәлләрен белештек. Ул, үз чиратында, авыл яңалыклары белән дә уртаклашты. Аннан соң Тамъян авылында яшәүче Мәсхүдә сеңлесенә юлландык.
Шушы беренче очрашудан соң мин инде Гәрәевларның Уфадагы фатирларына башкалага барган саен керми калмый идем. Алар икесе дә киң күңелле кешеләр булды. Муса абый хәрбиләргә хас тыйнаклык белән сөйләшсә, Галина Александровна җиңел аралашучан, барлык кеше белән дә уртак телне тиз табучан иде.
Муса Гәрәев нинди кеше иде, дип сорасалар, болай җавап бирәм: “Ул олыны – олы, кечене кече итә белде. Халыкка якын булуы белән дә Муса Гәрәев – күпләрнең мәхәббәтен яулаган бөек шәхес”.
 
Автор: Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас