Муса Гәрәевны беренче тапкыр күрүем 5нче сыйныфта укыган чакта булды. Шул елда Иләкшиде сабантуена ул самолет белән кайткан иде. Аны тиз арада халык уратып алды. Мин ул вакытта чын Геройны читтән генә карап тордым. Аңа туган авылында куелган бюстны да малайлар белән барып карап йөргәнем хәтердә. Ә инде Муса Гәрәев белән якыннан танышу 1984 елда булды. Мин ул вакытта “Коммунар” колхозы умарталыгында эшли идем.
Умарталыктан авылдагы өйгә кайткан көннәрнең берсендә капка төбенә ак “Волга” килеп туктады. Ихатага чыктым. Каршымда озын буйлы, ягымлы йөзле, киң күкрәкле, ике “Алтын йолдыз” таккан, китель кигән чибәр ир басып тора иде. Ул минем белән кул биреп күреште дә: “Сез мине таныйсызмы?” – дип сорады. Мин аңа карадым да: “Башкортстанда ике тапкыр Герой берәү генә бит, Муса абый!” – дидем. Ул минем җавапны ишетүгә елмаеп кына куйды да, йомышы барлыгын әйтте. Мин, үз чиратымда, кунакларны өйгә узарга, чәй эчәргә чакырдым. Муса абый хатыны Галина Александровна белән Таш-Чишмәгә кайтуларын әйтте. Аларны минем янга Бишкурай авыл Советы биләмәсе башлыгы Лида Фәттахова озата килгән иде.
Чәй табыны артында күптәнге танышлар кебек шаярышып-көлешеп, дөнья хәлләрен сөйләштек. Муса абый үзенең йомышын да әйтте. Баксаң, ул Йоматаудагы бакчасында умарта кортлары үрчетмәкче икән. Миннән киңәш сорап, белгәнемне өйрәтүне үтенде. Мин, әлбәттә, бик тиз ризалаштым да умарталыкка барырга җыена башладык.
Умарталык Төйлегән авылыннан 4 чакрым ераклыкта, урман эчендә урнашкан иде. Колхоз идарәсе башлангычы белән, акланны бүлеп алып, койма тотып, алмагач, груша, чия, карлыган агачлары утыртып, умарталарны урнаштырып, йорт салып, умарталык булдырган идек.
Умарталыкта Муса абый белән Галина Александровна бал кортларын озак кына күзәттеләр. Әйтергә кирәк, бал кортлары никадәр усал булса да, аларны чакмадылар.
– Мин бал кортларының уңганлыгына, эшчәнлегенә сокланам. Үзем дә умарта асрап карарга иде. Шуңа күрә дә сезнең киңәшкә, ярдәмегезгә мохтаҗмын. Бакчамда күпләп алмагачлар утырттым. Гомумән, агач утыртырга яратам. Умартачылык белән шөгыльләнә башлау өчен киңәшләрегезне тыңларга әзермен. Күчләрне дә сездән алырга иде, – диде Муса абый.
Бу сентябрь ае иде. Шуңа күрә дә мин Муса абыйга күче белән ике умарта бирергә вәгъдә иттем. Шулай ук умартачылык буенча үзем белгәннәрне сөйләдем һәм махсус китаплар алып укырга киңәш бирдем.
Шушы беренче кайтуларында Галина Александровна, ихатада уйнап йөргән дүрт улымны күреп, бер букча алма алып кереп, аларга күчтәнәч итеп бирде.
– Бу – Муса утырткан алмагачларның җимеше. Бик татлы, сусыл алмалар, – диде.
Мин дә, бер алманы алып, тәмләп карадым. Чынлап та, бик тәмле иде. Соңыннан да Галина Александровна очрашкан саен улларымны сораштырып, алар белән кызыксынып торды.
Муса абый умарталыкка барлыгы өч тапкыр килде. Аны без, көтеп алып, кунак иттек. Соңгы тапкыр килгәнендә ул инде ныклап чирли иде. Муса Гәрәев минем күңелдә тыйнак, ягымлы, азсүзле кеше булып саклана.
Муса абый белән бәйле үкенечем дә бар. Очрашкан вакытларыбызда бер генә тапкыр да фотога төшмәгәнбез. Югыйсә, фотоаппаратым да бар иде. Хәзер мин аны бер ядкарь итеп саклар идем. Ә менә минем картәтием Харисның Муса Гәрәев белән янәшә төшкән фотосы бар. 1945 елда ул Таш-Чишмәгә самолет белән кайткан чагында картәтием авылның мулласы булган. Билгеле инде, ул вакытта авыл аксакалларына урын иң түрдән бирелгән. Шул фото Муса Гәрәевның китапларында да урын алган.
Автор: Зөһрә ИСЛАМОВА.