+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 март 2022, 16:25

“Яшь буынны батырлар үрнәгендә тәрбиялик!”

Авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры, Русиянең хезмәт ветераны Фәвил Гыйльдановның хатирәләре.

“Яшь буынны батырлар үрнәгендә тәрбиялик!”“Яшь буынны батырлар үрнәгендә тәрбиялик!”
“Яшь буынны батырлар үрнәгендә тәрбиялик!”


Муса Гәрәев белән мине Әҗмәт Хөсәенов нәселе җеп­ләре бәйли. Әнкәемнең ерак картәтисе Габделсалих һәм Муса Гәрәевның карт­әтисе Габдрәкыйп – Әҗмәтнең уллары. Мин балачактан ук Муса абый белән горурландым, аны үземә һәрвакыт үрнәк итеп куйдым.

Муса Гәрәев турында хатирәләрне безнең гаиләдә еш яңарталар иде. Ул минем әтинең бертуган Зәки исемле энесе белән Бишкурай мәктәбендә укыганда сыйныфташ һәм дус булган. Көзге яңгырларда, кышкы бураннарда Муса Зәки дустында куна кала торган булган. “Ул өйгә килеп кергәч, чакырмыйча түргә дә узмый, ишек яңагына сөялеп торыр иде. Шундый тыйнак һәм юаш булып күренгән малайдан ике тапкыр Советлар Союзы Герое чыгуы – гаҗәеп һәм соклангыч хәл”, – дигән сүзләрне ишетеп үстем.
Беренче тапкыр Муса Гәрәевны 1955 елда Иләкшиде авылы сабантуенда күрдем. Миңа ул вакытта 8 яшь иде. Беренче тапкыр чын самолетны күрүем, йөгерү ярышында малайлар арасында беренчелекне алып, затлы яулык белән бүләкләнүем һәм әнкәемне сөендергәнем хәтердә мәңгелеккә сакланган. Тагын, армия сафларыннан кайткач, 1969 елның май аенда Муса Гәрәев призына 15 чакрымга велосипедчылар ярышында катнашу бәхете тиде. Ул узышта беренче урынны яулавым да чагу бер истәлек булып тора.
Безнең авылдан Муса Гәрәев үрнәгендә очучы һөнәрен сайлаган кешеләр дә бар. Шундыйларның берсе – Хәлим Әхмәтов. Иләкшидедән Марс Баһманов, Муса абыйның бертуган сеңлесе Фәнүсәнең улы Ринат Гарифуллин, әти-әнисенең чыгышы Бишкурайдан булган Нур Нурисламов та – очучылар.
Киләчәк буынны без үз геройларыбыз үрнәгендә үстерергә тиеш. Моның өчен аларның исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк. Шундый эшләрнең берсе – ул Муса Гәрәев исемен Уфа урамнарының берсенә бирү, һәйкәле куелу, дип уйлыйм.
 
Автор: Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас