+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 март 2022, 11:46

ЦУР: "Сүз кеше иминлеге турында барганда – ял һәм бәйрәмнәр юк"

"Краснокама районының Николо-Березовка поселогындагы өч катлы йорт янында түбәдән кар төшеп тимерчыбыкларны өзгән. Тимер кисәкләре салынып тора һәм кеше өстенә төшүе ихтимал", - дигән мөрәҗәгать кабул иткән ЦУР.

ЦУР: "Сүз кеше иминлеге турында барганда – ял һәм бәйрәмнәр юк"ЦУР: "Сүз кеше иминлеге турында барганда – ял һәм бәйрәмнәр юк"
ЦУР: "Сүз кеше иминлеге турында барганда – ял һәм бәйрәмнәр юк"

Башкортстан ЦУРы халык мөрәҗәгатен ашыгыч рәвештә Краснокама районы хакимиятендәге хезмәттәшләренә юллаган.

"Кешеләр шимбә көнне кич язды, ләкин беренчел чараларны кичекмәстән кабул итәргә кирәк иде. Куркыныч участокны шул ук көнне яптылар. Якшәмбе иртәсендә, 27 мартта, әлеге урынга альпинистлар килеп, Яшьләр урамы буенча 7А йорты янындагы тимерчыбыкны кисеп алды" - дип яза ЦУР.

Кешеләрнең тормыш сыйфаты, аларның иминлеге һәм уңайлылыгы турында сүз барганда - ял һәм бәйрәмнәр юк. Күп хезмәтләр өчен - ул норма.

"Сезнең өчен Башкортостан Республикасына Идарә итү үзәге (ЦУР), район һәм шәһәр хакимиятләре, министрлыкларда, ведомстволардагы хезмәттәшләребез дә ялсыз эшли", - диләр Башкортсан ЦУРында.

ЦУР: "Сүз кеше иминлеге турында барганда – ял һәм бәйрәмнәр юк"
ЦУР: "Сүз кеше иминлеге турында барганда – ял һәм бәйрәмнәр юк"
ЦУР: "Сүз кеше иминлеге турында барганда – ял һәм бәйрәмнәр юк"
ЦУР: "Сүз кеше иминлеге турында барганда – ял һәм бәйрәмнәр юк"
ЦУР: "Сүз кеше иминлеге турында барганда – ял һәм бәйрәмнәр юк"
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас