+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 март 2022, 10:53

Авариядә 8 яшьлек бала зыян күргән

Аның хәле ничек?

Авариядә 8 яшьлек бала зыян күргәнАвариядә 8 яшьлек бала зыян күргән
Авариядә 8 яшьлек бала зыян күргән
Бүген, 28 мартта, Уфада зыян күрүчеләр белән авария теркәлгән. Бу хакта ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

35 яшьлек хатын-кыз "Киа Крид" машинасында Трамвай урамы буйлап хәрәкәт иткән. Уфа шоссе урамына борылыш ясаганда ул каршы килгән "Дэу Нексия" машинасы белән бәрелешкән.

Автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә "Киа"ның 8 яшьлек пассажиры зыян күргән. Аңа госпитализация кирәк булган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, кызны өйгә кайтарып җибәргәннәр. Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре авариянең хәл- шартларын ачыклый.

Фото: bash.news сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас