+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 март 2022, 16:46

Башкортстан җәйге сезонга күп туристлар килүен көтә

Башкортстан агымдагы елның җәйге сезонында күп туристлар килүен көтә. Бу хакта Туризм буенча республика дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Ринат Фаткуллин төбәк Башлыгы Радий Хәбиров уздырган атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстан җәйге сезонга күп туристлар килүен көтәБашкортстан җәйге сезонга күп туристлар килүен көтә
Башкортстан җәйге сезонга күп туристлар килүен көтә
- Агымдагы геосәяси вәзгыять һәм дәүләтебезгә каршы санкцияләр кертү, берсүзсез, чит илләрдә ял итүдә тискәре чагылыш табачак. Нәтиҗә буларак, эчке туризмга ихтыяҗ кискен артачак, - диде Ринат Фаткуллин. - Безнең төп бурыч - республика туроператорларына катлаулы икътисади шартларда ярдәм итү һәм Башкортстанның туристлык потенциалын максималь файдалану өчен аларны үстерүне стимуллаштыру. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Эчке туризмны үстерү өчен кайбер нәтиҗәле чараларны федераль дәрәҗәдә кабул иттеләр. Әйтик, 15 марттан башлап туристлык кешбэгы программасы яңадан эшләтеп җибәрелде.

31 марттан балалар туристик кешбэгы программасы старт ала. Кешбэк түләнгән сумманың 50 процентына кадәр тәшкил итәчәк, максималь күләм - 20 мең сум.

Агымдагы елда тармак алдында торган төп бурычлар рәтендә Ринат Фаткуллин автомобиль, круиз һәм елга туризмын үстерүне, республика турпродуктларын сату географиясен киңәйтүне, шул исәптән эре федераль туроператорлар белән хезмәттәшлек итү юлы белән Башкортстан буйлап пакет турлары исәбенә арзан сәяхәтләрне оештыруны атады. Шулай ук планнарда - ел ахырына кадәр республиканың туристлык тармагына 10 потенциаль инвестор җәлеп итү.

Радий Хәбиров «Шүлгән-Таш» тарихи-мәдәни музеен булдыру эшләре барышы белән кызыксынды. Төбәк Хөкүмәте вице-премьеры Рәиф Абдрәхимов, комплекс май ахырында техник ачылышка әзер булачак, дип белдерде. Республика җитәкчесе әлеге уникаль музейны тантаналы эшләтеп җибәрү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

- Безнең аэропорт эшчәнлеген дә үстерергә кирәк. Бөтен дөнья безнең өчен ябылмады. Шуңа күрә яңа туристик юнәлешләр турында уйларга, рейслар оештырырга кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Киләсе атнада туроператорлар, кунакханә бизнесы, профильле ведомстволар җитәкчеләре катнашлыгында туризмны үстерү буенча зур киңәшмә үткәрергә тәкъдим итәм. Бөтен сорауларны җентекләп тикшерербез. Быел безне туристларның зур агымы көтә, һәм республика моңа әзер булырга тиеш.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас