"Ике ел элек игълан ителгән «Башкортстанда озын гомерлелек» программасы безнең өлкән буын өчен бик кирәкле булды. Аның буенча без өлкән яшьтәге кешеләребез, ветераннарыбыз өчен республика буенча сәфәрләр оештырабыз.
Гаҗәп, тик кайчагында гомер буе Уфада яшәгән һәм республикабыз файдасына эшләгән кешеләрнең бер генә тапкыр да Җилем һәм Торатау матурлыгын, «Святые кустики» монастырен, Нарыстау тавын, шифалы чыганаклар һәм Башкортстанның тарихи һәйкәлләрен күргәне булмаган.
Шул ук вакытта гомер буе безнең республика районнарында эшләгән күп кенә кешеләр Уфада булмаган, безнең Ленин урамында йөрмәгән, Салават Юлаев һәйкәлен күрмәгән. «Башкортстанда озын гомерлелек» программасы бу гаделсезлекне төзәтергә һәм кешеләргә пенсиядә булса да үз хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Без бу программаны финансларга һәм аннан узган елдагы кебек 4 мең кеше түгел, ә 12 мең кеше файдалансын өчен оештырырга дигән карар кабул иттек. Бу безнең республиканың ветераннар оешмалары белән очрашу барышында биргән вәгъдәм булды. Сүзебезне тотабыз", - дип язган республика җитәкчесе.