

300 чакрым озынлыктагы маршрут республиканың Әбҗәлил, Белорет һәм Учалы районнары аша уза.
Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Ринат Фәтхуллин хәбәр итте.
"Уралдагы сукмакның аналоглары - Сантьяго юлы, Ликий, Аппалач сукмагы кебек танылган маршрутлары. Бу маршрут тулысынча маркаланган. Быел тагын өч мәгълүмати щит һәм җиде күрсәткеч урнаштырачакбыз", - дип хәбәр итте ул.
Дәүләт комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, быел җәй республикага туристлар күпләп килүе көтелә. Аларны каршы алу, урнаштыру буенча күрсәтелгән хезмәтләр югары дәрәҗәдә булырга тиеш.