+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 март 2022, 15:20

МФЦ эшчәнлеге киңәя

Бүген Башкортстан Күпфункцияле үзәгенең төп офисында «Русия юристлар ассоциациясе» гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлеге белән Күпфункцияле үзәк арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

МФЦ эшчәнлеге киңәяМФЦ эшчәнлеге киңәя
МФЦ эшчәнлеге киңәя



Документка Русия юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина һәм Күпфункцяле үзәк директоры Наталья Куприянова кул куйдылар.
Килешү Күпфункцияле үзәкнең операция залларында Башкортстан халкының хокукый грамоталылыгын һәм хокукый культурасын тәэмин итү, конституцион хокукларын һәм тормыш мәнфәгатьләрен яклау һәм гамәлгә ашыру өчен гражданнарга мәгълүмати һәм мәгърифәт эшчәнлеге мәсьәләләре буенча гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрү максатында үзара хезмәттәшлек итүгә юнәлтелгән.
Килешүгә кул кую тантанасы ахырында анда катнашучылар оператив башкарылган эшләре өчен рәхмәт хатлары белән алмашты.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас