Түбәдән көчле яңгырлар, язын кар эрү аркасында су үтәргә мөмкин. Бу очракта нишләргә? Шушы һәм башка сорауларга җаваплар – Башкортстан ЦУРының туры эфирында.
Соңгы өч көндә генә Башкортстан ЦУРының автоматлаштырылган системалары түбәдән су агу темасына Дәүләкән, Краснокама районнары, Салават шәһәре һәм Уфаның Совет районы халкыннан 12 мөрәҗәгать теркәде.
Менә шуларның берсе. Салаватта яшәүче кеше Ключевой урамындагы 16нчы йортта подъездга һәм электр щитына су ага, дип яза. Бу мәсьәләне хәл иттек. Шәһәр хакимиятеннән коллегалар хәбәр иткәнчә, йорт түбәсен чистартканнар. Техник катта вакытлыча полиэтилен урнаштырганнар. Подъезддагы электр щитын карадылар – кар суы аңа эләкми. 2022 елның 1 июленә кадәр идарәче компания түбәне төзекләндерәчәк. Бу мөрәҗәгать безнең контрольдә.