Кешеләр боз сөңгеләре төшүеннән һәм бәхетсезлек очракларыннана курка. Ел башыннан биналарның түбәләрендә кар һәм боз җыелу турында 251 хәбәр алдык (чагыштыру өчен, узган ел бу чорда 44 шикаять кергән). Бу темага барлык сигналларны Башкортстан ЦУР хезмәткәрләре оператив рәвештә шәһәр һәм районнар хакимиятләренә тапшыра.
Исегезгә төшерәбез, йорт яны территориясендә (кадастрланган) бозны чистарту өчен идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәте җавап бирә. Калган территория - муниципалитет җаваплылыгы зонасында.
Атна ахырына кадәр республикада +8 градуска кадәр җылытачак. Йорт тәрәзәләре астында йөрмәү хәерле.