+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 март 2022, 16:31

Санкт-Петербургта "Уфа" су асты көймәсен суга төшерделәр

Бүген, 31 мартта, Санкт-Петербургта «Адмиралтейские верфи» җәмгыяте мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Уфа» су асты көймәсен суга төшерү тантанасында катнашты.

Санкт-Петербургта "Уфа" су асты көймәсен суга төшерделәрСанкт-Петербургта "Уфа" су асты көймәсен суга төшерделәр
Санкт-Петербургта "Уфа" су асты көймәсен суга төшерделәр
Бу субмарина - Русиянең Тын океан флоты өчен эшләнгән 636.3 проектының алты су асты көймәсенең дүртенчесе. Аны 2019 елның 1 ноябрендә төзи башладылар. Су асты көймәсен төзүне башлап җибәрүдә Уфа мэры Өлфәт Мостафин катнашкан иде. Башкортстанның Русия флотын үстерүгә зур өлеш кертүен исәпкә алып, көймәгә республиканың Диңгезчеләр җыены башлангычы буенча «Уфа» исеме бирелде.

Хәрби кораб конструкцияләрендә һәм җиһазланышында кулланылган заманча технологияләр 45 тәүлеккә кадәр автоном йөзүне башкарырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта көймәнең тавыш дәрәҗәсе океанның табигый фонына кадәр киметелгән, бу дошманның алдан ачыклануын һәм аның һөҗүменнән вакытында китүне тәэмин итә. Субмарина экипажы 56 кеше тәшкил итә.

Тантаналы чара кысаларында Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов «Адмиралтейские верфи» коллективын чираттагы төзелеш тәмамлануы белән котлады һәм алга таба да җитештерүдә уңышлар теләде. Корабның исеме, аның сүзләренчә, тирән тарихи тамырларга ия.

Башкортстан Башлыгы Башкортстанның күптәнге диңгез традицияләрен билгеләп үтте.

Корабның «исем анасы» Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова булды, ул шампан шәрабы шешәсен кораб бортына бәреп ватты. Шуны билгеләргә кирәк: Санкт-Петербургның «Адмиралтейские верфи» җәмгыяте җитәкчелеге «Уфа» су асты көймәсенең «Исем анасы» булуны тәкъдим итте.

Суга төшерелгәннән соң субмарина йөреш һәм дәүләт сынаулары узачак һәм Владивостокка җибәреләчәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас