+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 апрель 2022, 12:55

Кушнаренко районында «Атайсал» проекты кысаларында часовня төзелгән

Кушнаренко районында «Атайсал» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның кысаларында Ямское авылында часовня төзелгән. Фермер һәм Матвеево авыл Советы депутаты Николай Ляпустин төзелеш инициаторы булды.

Кушнаренко районында «Атайсал» проекты кысаларында часовня төзелгәнКушнаренко районында «Атайсал» проекты кысаларында часовня төзелгән
Кушнаренко районында «Атайсал» проекты кысаларында часовня төзелгән

Николай Ляпустинның әнисе тумышы белән Ямское авылыннан, ул урындагы рухани Евгений белән бергә улын часовня төзүгә этәргән.

Авыл биләмәсендә бер генә чиркәү дә булмагач, православие тарафдарларына бәйрәмнәрдә Кушнаренко авылына гыйбадәт кылырга йөрергә туры килгән, бу өлкән буын вәкилләре өчен кыенлыклар тудырган, авылларда, нигездә, пенсионерлар яши.

Узган елның җәендә өч ай эчендә часовняны төзеп бетергәннәр. Николай Ляпустин гыйбадәтханә төзүгә миллион сумнан артык үз акчасын сарыф иткән. Һәм инде үткән елның 4 ноябрендә часовняда беренче православие гыйбадәте узган.

Николай Ляпустин һәм Матвеевск авыл Советы башлыгы Эдуард Баһаветдинов часовня территориясен төзекләндерергә ниятлиләр.

Фото: Кушнаренко районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас