

Активист Людмила Анисимова Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына җибәрү өчен беренче кирәк булган чараларны сортларга бүлүдә һәм капчыкларга тутыруда катнаша. Шулай ук ул гуманитар ярдәм кабул итүдә ярдәм итә.
«Безнең хәстәрлек» проекты кураторы Гөлшат Мөхәммәтшина волонтерларның көн саен пункт эшендә ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Луганск һәм Донецк республикаларында яшәүчеләргә иҗтимагый ярдәм штабына беренче кирәк булган товарларларны әлеге хәлләргә битараф булмаган уфалылар да китерә.
Уфа пенсионерлары Марина һәм Альберт Солтанбәковлар оныклары Алина һәм Милана белән балалар туклануы һәм шәхси гигиена чаралары салынган тартмалар тапшырды. Гуманитар ярдәм җыюга Уфадан Елена Назарова һәм аның әнисе Елена Әлморадова кушылдылар. Алар пунктка печенье һәм тушенка алып килде.
Фото: "Бердәм Русия"