+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 апрель 2022, 11:25

Җир кемнеке булса, җил шуныкы...

Җир мәсьәләсе Башкортстанда һәрвакыт иң әһәмиятлеләрдән бул­ган. Яңа басуларга, чәчүлекләргә хуҗа булу тук яшәүне, нәселнең имин булуын аңлаткан. Шуңа күрә дә бу мәсьәләдә төрле кавем, авыллар, хәтта бер үк авылның төбәк-очлары арасында да ызгыш-талашлар чыгып торган. Башкортстандагы күп кенә урын атамалары шул чорларның истәлеген саклый. Түбәндә без җир өчен бәрелешләр турындагы риваятьләрне бергә туплап бирергә булдык. Алар һәммәсе дә Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондында саклана.

Җир кемнеке булса, җил шуныкы...Җир кемнеке булса, җил шуныкы...
Җир кемнеке булса, җил шуныкы...
Әдел тавы

Калмашбаш авылының көньяк-көнчыгышында “Әдел тавы” дигән урын бар. Картлар сөйләвенчә, элек биредә Әдел исемле кеше­нең утарлары, алма бакчалары урнашкан булган. Бу җирбиләүче бик зыялы, мәрхәмәтле, игелекле кеше булган, хатыны авылда яшәүчеләргә урыс телен укыткан.
Дөнья хәлләре белән яхшы таныш булган Әдел Октябрь революциясенә кадәр үк инкыйлаб җилләрен тоеп, биләмәләрен чит кешегә сата. Имеш, шул вакытта ул болай дип әйткән ди: “Мин котылдым, Шаһгали, ә син тотыл-дың”.
Чынлап та, Шаһгалине “кулак” дип Себергә сөрәләр, ә Әделнең исеме саф кала.
(1999 елда Чакмагыш райо-нының Калмашбаш авылында Хәдичә Галләмова-Кәлимул­линадан Ирина Насыйрова язып алган.)

Бояр бакчасы

Яңа Күктау авылы янында искиткеч гүзәл агачлык, саф сулы чишмәле бер урын бар. Халык аны “Бояр бакчасы” дип йөртә. Революциягә кадәр бу урында бик бай бояр яшәгән. Ул табигатьне нык яраткан, диләр. Боярның бик зур йорты, төрле җимешләр бирә торган матур бакчасы булган. Өе янында гына зур, саф сулы күл җәелеп яткан.
Ләкин авыл халкы аны яратмаган, байлыгына көнләшкән, бояр турында төрле ялган сүзләр чыгарган. Ахыр чиктә авыл халкы аны асып үтергән.
Аның үлеменнән соң кешеләр боярның йортын да сүткән. Бары тик шушы бакчасы гына утырып калган. Шул еллардан бирле ул бакча урнашкан урынны “Бояр бакчасы” дип атыйлар.
(1998 елда Илеш районының Карабаш авылында Сания Ха­җиевадан Таңсылу Ногманова язып алган.)
Гали карт һәм аның уллары
Элек бу җирләрне Гали карт биләп торган. Аның ике улы бул­ган. Үләр вакыты җиткәч, ул, аларны чакырып:
– Улларым, мин сезгә җир-ләремне тигез итеп бүлеп калдырам, бер-берегезгә ярдәм итеп яшәгез, дус булыгыз, – дигән.
Гали карт үлгәч, уллары бераз дус булып яшәгәннәр дә ызгыша, сугыша башлаганнар. Болар, сугыша торгач, берсен-берсе үтер­гәннәр, ди. Ә җирләрен икенче кеше биләп алган. Халык: “Аерыл­ганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, – дип юкка гына әйтми шул...

(1996 елда Туймазы районы-ның Тукай авылында Хәҗәр Шәфыйковадан Земфира Шакирова язып алган.)
Күлтин коесы
Революциягә кадәр безнең авыл җирләрен урыс кешеләре сатып ала торган булган. Күлтин карт та шулай җир сатып алып, авылдан чак кына төньяктарак өй сала һәм яши башлый. Су кирәк булгач, ул үзенә кое казыта.
Ләкин Тимербай халкы үз җирләрен сатып алучылар белән һич килешмәгән, аларга төрлечә зыян эшләргә тырышкан. Күлтин картка да халык күп этлекләр эшли, һәм ул күчеп китәргә мәҗбүр була. Ә ул яшәгән җир һәм кое халык телендә Күлтин исеме белән атала башлый.
Үз җирләрен урысларга бир­мәс өчен авыл халкына бик күп сугышырга туры килә. Шуның өчен безнең авылда яшәүчеләрне тирә-яктагы халык “усал татарлар” дип атый башлый. Әлеге вакытта да Куергазы районының Тимербай авылы кешеләрен тирә-яктә “усал татарлар” дип йөртәләр.
(1998 елда Куергазы райо­нының Тимербай авылында Гөлдәр Галиева язып алган. Чыганагы күрсәтелмәгән.)

Мамин урамы

Бик күптәнге чорларда урман эчендә урнашкан Бузат авылына әйбәтләп көн күрер өчен төрле һөнәргә ия булган кешеләр кирәккән. Шулай итеп, төрле авыллардан монда тагын берничә гаилә килеп төпләнгән.
Шулай, халык саны артып, авыл зураеп яшәп ятканда, тирә-яктагы урыс авылларыннан баскынчылар килеп, малларны куып алып киткәннәр, кешеләрнең мөлкәтен тартып алганнар. Халыкны төрлечә кыерсытканнар. Моңа түземлеге беткән авыл халкы киңәшләшеп, генерал Маминга прошение белән кеше җибәрә. Аңа яңа җирдә кыерсытылуларын сөйләп бирәләр. Мамин берничә гвардеецын авылны сакларга җибәрә. Шулай итеп, бу гвардеецлар үзләре бер урам булып төпләнә. Морза Маминга рәхмәт йөзеннән, ул урамны “Мамин урамы” дип атый башлыйлар.
(1998 елда Стәрлебаш райо­нының Бузат авылында М. Кадыйровтан Гөлназ Мөхәррәмова язып алган.)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас