

"Тәгәрмәчле мондый йортларны "Kami camper" компаниясенең Уфа егетләре эшли башлады. Асылда, бу - автомобиль өчен тагылма, ул ерак араларга уңайлы сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә. Чит илдә мондый транспорт бик популяр, Русиядә мондый прицепларны җитештерүләр әлегә аз.
Идея авторлары, тәгәрмәчле йортлар бер үк вакытта җиңел һәм җылы, ди. Эчендә кирәкле бөтен нәрсә дә бар, кояш панельләре дә урнаштырырга мөмкин, алар эчтәге электр техникасын эшләтер өчен кирәк.
Тагылма йортларны Башкортстан һәм Русия буйлап сәяхәтләр өчен прокатка да алырга була.
Бер яктан - менә шундый шәп реклама килеп чыкты. Ә икенче яктан – сәяхәт кылырга яратучылар өчен менә дигән альтернатива. Димәк, эчке туризмны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр дә", - дип язган республика җитәкчесе.