+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2022, 15:26

Янә ике якташыбызны югалттык...

Бүген Башкортстанда Украинада махсус операция барышында һәлак булган ике хәрби егетне җирләделәр.

Янә ике якташыбызны югалттык...
Янә ике якташыбызны югалттык...
Дүртөйледән сержант Илфат Әхияровны һәм Чакмагыштан Данил Вәлиевны соңгы юлга озаттылар.

Илфат Әхияров 1988 елның 16 августында Дүртөйле шәһәрендә туган. Бөре кооператив техникумында укыганц, 2007 елда Русия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә алынган. 2009 елдан контракт буенча хезмәт иткән, Чишмә районы Алкино поселогының 63494нче хәрби частьта шофер булып эшләгән. Агымдагы елның 25 мартында һәлак булган. Үлгәннән соң Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

- Безгә авыр югалту кайгысы килде. Барысы да Илфатны кыю һәм батыр егет итеп хәтерли. Шуңа күрә ул Ватанны саклау хезмәтен сайлагандыр. Бүген дусларына, сыйныфташларына авыр. Хатынына һәм улына - иң авыры. Барлык шәһәр халкы исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез, - диде матәм митингында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.

- Без Дүртөйле җиренең лаеклы улы, чын сугышчы белән хушлашабыз. Илфат 15 ел гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, герой буларак, илебезне яклап, чын фашизмга каршы көрәштә катнашып, һәлак булган. Без Илфат, илебезне яклаган меңләгән егетләребез алдында баш иябез. Лаеклы егет тәрбияләп үстергән әти-әнисе һәм мәрхүм нәнәсе алдында баш иям, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Һәлак булган хәрби хезмәткәрнең хатыны Евгенияга мөрәҗәгать итеп, республика җитәкчесе гаиләгә ярдәм булачак, дип вәгъдә бирде.

"Улыгызны аякка бастырырбыз. Сезнең гаилә өчен республика ышанычлы иңен куячак — мин сезгә вәгъдә бирәм. Район хакимиятеннән Илфат Әхияров истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләвегезне сорыйм. Якты хәтер һәм мәңгелек дан, - диде Радий Хәбиров.

Илфат Әхияровның сыйныф җитәкчесе Любовь Смирнова аны ачык күңелле, намуслы егет буларак искә алды. Принципиальлеге өчен аны башкалар да хөрмәт иткән. Аңа уку да җиңел бирелгән.

Чакмагышта кече сержант Данил Вәлиевны соңгы юлга озаттылар.

Ул 1990 елның 13 июлендә Нефтекамада туган. 2021 елның сентябрендә өйләнгән, гаиләдә ике бала үсә. Агымдагы елның 25 мартында һәлак булган.

Якыннары Данилны акыллы, тыныч һәм ачык йөзле егет буларак искә ала. Мәктәптә спорт бәйгеләрендә һәм патриотик чараларда актив катнашкан. 2009 елның октябрендә армиягә алынган, 2013 елдан Алкино инженерлык бригадасында өлкән механик-машина йөртүче вазыйфасында контракт буенча хезмәт итә. Хезмәттәшләре иптәшләрен хөрмәт белән искә алды. Үлгәннән соң ул Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

- Югалту хәсрәте Алкино инженерлык бригадасында хезмәт итүчеләрне дә урап узмады. Беренче фаҗигале хәбәрне бригада командиры турында алдык, берничә көннән тагын бер кайгылы хәбәр килде.
Данил аңлы рәвештә Ватанны саклаучылар юлын сайлап алды, хәрби бурычын ахырына кадәр башкарды. Бу егет - 1942 елда 112нче кавдивизия составында фашизмга каршы көрәшкән бабаларның лаеклы улы. Тарих кабатланды. Без кабат Ватанны саклаучыларны соңгы юлга озатабыз. Без яугир белән горурланабыз, якташларыбызның батырлыклары үрнәгендә яшь буынны тәрбияләячәкбез, - диде матәм митингында Башкортстан хәрби комиссары Михаил Блажевич.

- Без республикабызның данлыклы улын югалттык. Бөтен район якташыбызның авыр югалту кайгысын уртаклаша. Үз ягыбыздан туганнары белән һәрвакыт бергә булачакбыз, ярдәм итәчәкбез, дип вәгъдә итәм. Без сине беркайчан да онытмаячакбыз, Данил, - диде Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев.

Матәм митингында Алкино инженерлык бригадасы командиры урынбасары Александр Пестерев та катнашты.

- Данил белән бергә берничә тапкыр инженерлык буенча тәэмин итү бурычларын үтәдек. Ул йөкләтелгән бурычны төгәл башкаручы һәм гадел егет булып истә калды. Кызганыч, мондый кешеләр безне ташлап китә. Гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, - диде ул.

Фото: Башинформ агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: