+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 апрель 2022, 03:50

“1 майга шәһәр-авылларыбыз чистарырга тиеш!”

 Төбәк Башлыгы муниципалитетлар алдына шундый бурыч куйды.

“1 майга шәһәр-авылларыбыз чистарырга тиеш!”“1 майга шәһәр-авылларыбыз чистарырга тиеш!”
“1 майга шәһәр-авылларыбыз чистарырга тиеш!”

“2022 елның ике аенда Башкортстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы 99,4 процент тәшкил итте, — дип хәбәр итте атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. — Мин чәчүдән соң мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм. Иң мөһиме – язгы кыр эшләрен яхшы башкарып чыгу, моның өчен бездә бар нәрсә дә бар”.


Ул, шулай ук, киңәшмәгә әзерләнгәндә, мәгълүмат чараларында “Башкирия” милли паркында бал кортларының уянуы турында уңай хәбәр укуы турында сөйләде. “Хәтта кыргый кортлар да уянды һәм язгы эшләргә кереште, бу барыбыз өчен дә мөһим сигнал”, — диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров Украинадагы махсус операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә бу атнадан тиешле пособиеләрне түли башларга кушты. “Без һәлак булганнарның гаиләләренә 2 миллион сум акча бүлү турында килештек. Бюджетта акча бар. Республика хәрби комиссариатыннан бу атнадан ук түләүләрне башлауны сорыйм”, — диде республика җитәкчесе. Ул, шулай ук, “Һәлак (вафат) булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чарасы турында” законны оператив кабул иткән өчен республика парламентына рәхмәт белдерде. Документ Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары тарафыннан 30 мартта берьюлы өч укуда кабул ителде.
Быел өч айда Башкортстанда яшәүче 158 меңнән артык кеше диспансерлау узган. Сәламәтлек саклау министрлыгы барлыгы 1 миллион 31 мең кешене тикшерергә планлаштыра. Бу хакта оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Азат Рәхмәтуллин хәбәр итте. “COVID-19 кичергән 28545 кеше тирәнтен диспансерлау узды, бу — планның 8 проценты”, — диде ведомство җитәкчесе. 18 апрельдән төбәктә ел саен үткәрелә торган “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе старт ала. Республика дәваханәләренең һәм Башкорт дәүләт медицина университетының югары квалификацияле медиклары белән автобуслар Башкортстан районнарына алты маршрут буенча юл тотачак. Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына табибларны каршы алырга һәм ерак торак пунктлардан кешеләрне алып килүне оештырырга кушты.
Башкортстанда коронавирус йогышы белән авыручылар саны 278 меңнән артып киткән. 499 очрак соңгы тәүлектә расланган. Бүген стационарларда 71 пациент исәпләнә, шуларның тугызы — авыр хәлдә. Табиблар күзәтүе астында 2809 кеше амбулатор дәвалана. COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле 269 728 кеше савыккан, шуларның 480е — соңгы тәүлектә. Хәзерге вакытта ковид-госпитальләрдә койка фонды 790 урын тәшкил итә, шуның 33,2 проценты буш.
Бүген чит илләрдә Башкортстаннан 10 турист кала, алар республиканың кризиска каршы ситуацион үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белдерде. “Безнең кешеләр Бөекбритания, Германия, Төркия һәм Һиндстанда. Алар барысы да чит илгә ял итәргә яки гаилә хәлләре буенча чыгып киткән. Гражданнар арасында — ике балигъ булмаган бала һәм 69 яшьлек өлкән кеше. Аларны кире кайтару мәсьәләсен контрольдә тотабыз”, — диде министр.
Ул билгеләп үткәнчә, узган атнада Башкортстанның 69 кешесенә туган якларына кайтырга ярдәм итәргә мөмкин булган. 24 февральдә ситуацион үзәк эшли башлаганнан алып мөрәҗәгать иткән 263 кеше өйләренә кайткан.
Былтыр шәһәр мохите сыйфаты индексларын исәпләп чыгару нәтиҗәләре буенча Башкортстанның 14 шәһәре уңай мохитле шәһәрләр арасына керде (9 дип планлаштырылган иде). Уфа уңайлы шәһәр мохите булган Русия шәһәрләре рейтингында 6нчы урынны алды (2020 елда 9нчы урында иде). Бу хакта оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев хәбәр итте. Моннан тыш, торак-коммуналь хуҗалык системасында аварияләрне һәм инцидентларны бетерүне мониторинглау һәм контрольдә тоту системасы мәгълүматлары буенча, Башкортстан агымдагы елның беренче кварталында Идел буе федераль округы субъектлары арасында аварияләр саны буенча иң түбән күрсәткечкә ия.
Башкортстан Башлыгы сүзләре буенча, әлеге рейтингны Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы эшли, эштә аларга таянырга кирәк. Ул төзекләндерү өлкәсендә Нефтекама, Салават һәм Учалы шәһәрләренең потенциалы зур булуын билгеләп үтте, Күмертау һәм Белорет проблемаларын хәл итүгә игътибар итәргә кушты.
Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына һәм Алан Марзаевка төбәк шәһәрләрен һәм авылларын 1 майга кадәр кышкы пычрактан арындырырга кушты. “Безнең алда шундый бурыч тора: 1 майга шәһәрләребез һәм авылларыбыз чистартылырга, кыш буена тупланган пычрактан, кардан, судан арынырга тиеш”, — дип ассызыклады ул.
Башкортстанда 365 мәктәп мәгариф системасын модер­низацияләү федераль программасы буенча ремонтланачак, игълан ителгән объектлар саны буенча республика Русиядә икенче урынны били. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте. Ул белдерүенчә, 2022-23 елларда 96 мәктәпнең 103 бинасы ремонтланачак. Быел 1 сентябрьгә 63 мәктәп тулысынча ремонтланырга һәм укучыларны кабул итәргә әзер булырга тиеш.
Моннан тыш, киңәшмәдә юл чокырлары ремонты, “Яшел Башкортстан” республика акциясенә әзерлек турында чыгышлар тыңланды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас