

Республика конкурсында Әлшәй районы данын яклаячак Гайниямак авылында шушы көннәрдә “Авылпиада” дип исемләнгән, сәламәт тормыш рәвешенә багышланган спорт һәм мәдәният бәйрәме үтте. Тантаналы чарага ныклы әзерлек матур итеп бизәлгән авыл урамнарыннан ук күзгә ташлана. Бәйрәмдә авыл халкы, шулай ук күрше Никифар авылыннан, хәтта Бишбүләк районыннан кунаклар катнашты.
Тантаналарны бизәлгән атлар колоннасы һәм үзешчән сәнгать осталары чыгышлары ачып җибәрде. Котлаулар белән бәйрәмдә катнашучыларга Әлшәй районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов һәм Гайниямак авылы хакимияте башлыгы Алик Усманов мөрәҗәгать итте. Алар авылдашларны һәм кунакларны бәйрәм программасында каралган ярышларда һәм уеннарда, мәдәни бәйгедә актив катнашырга чакырды.
Алик Илфат улы үзенең чыгышында шуны ассызыклады:
– “Аек авыл” конкурсында катнашу турында карарны без авылның гомум җыелышында кабул иткән идек, ниһаять, максатыбызга ирешүдә тәүге ныклы адымны ясадык, – диде ул. – Конкурс шартлары таләп иткәнчә, бу чорда зур гына эшләр башкарылды, күләмле чаралар оештырылды. Бәйгенең республика этабы кысаларында авылда берничә тапкыр спорт бәйрәме үтте, район күләмендәге барлык спорт бәйгеләрендә дә катнашып киләбез. Гайниямакта спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта. Конкурс шартларына ярашлы, авылның социаль өлкә объектларыннан мәдәният йортында, китапханәдә, мәктәптә эчкечелеккә каршы юнәлтелгән һәртөрле чаралар оештырылды, халык арасында әңгәмәләр, лекцияләр үткәрелә. Авыл биләмәсе буенча эчкечелеккә каршы көрәш игълан ителде һәм аның уңай нәтиҗәләрен күреп торабыз. Мәсәлән, авыллардагы дүрт кибеттә алкогольле эчемлекләр сату күптән тыелды, көмешкә кайнатучыларга карата җитди чаралар күрелә. Авыл биләмәсендә төзекләндерү буенча эш шулай ук киң колач белән алып барыла. “Атайсал” программасында катнашып, игелекле эшләр башкарылды. “Вахит култыгы” дип исемләнгән коеның тирә-ягы чистартылды, ул коймалап алынды, япма да корылды. Зиратларны төзекләндерүдә матур гына нәтиҗәләр бар, аларда ихаталар корылды, яңа капкалар куелды, корылмалар яңартылды. Димәк, “Аек авыл” конкурсында катнашу үзе генә дә матур үзгәрешләргә этәргеч бирде. Иң мөһиме: авылларда тормыш җанланды, халык сәламәт яшәү рәвешенә, спортка омтыла.
Моны Гайниямак авылы бәйрәменең барышы, аның күркәм бизәкләре, күп кеше катнашлыгында үткән спорт ярышлары да раслады. Программада өстенлекне авылда киң таралган спорт төрләре, шулай ук борынгыдан килгән халык уеннары алып торды. Заманча спорт ярышларыннан хәтта биатлон да бар иде. Биатлон ярышына иң осталар җәлеп ителгән, анда дистәдән артык спортчы катнашты. Ярышта авылның билгеле чаңгычысы Айнур Насыйбуллин җиңеп чыкты.
Спорт бәйгеләренең халык уеннары төрендә оештырылуы да отышлы булды. Мәсәлән, хатын-кызлар командалары арасында үткән туплы хоккей матчын карарга тоташ авыл халкы җыелды. Монда инде кайсы команданың җиңүе түгел, ә матч барышындагы уен-көлке, рух күтәренкелеге кыйммәтрәк. Ярышлар күп кеше катнашлыгында үтте, күңеленә якын бәйгедә һәркем үз көчен сынап карады. Җәядән ук ату, гер күтәрү, чукмар ыргыту, бүрәнә этешү, аркан тартышу кебек уеннарда өлкәннәр дә, үсмерләр дә теләп катнашты.
Гайниямакта уен спортының яңа бер төре киң таралу ала – печән рулоннарын тәгәрәтү. Мондый ярышта гаилә белән катнашу бигрәк тә ямьле икәнлеге дә билгеле булды.
Гайниямактагы спорт бәйрәменә “Авылпиада” дип исем бирелү дә аерым әһәмияткә ия. Әйе, авыл заманча үсеш юлында, моны аның лаеклы үткәне дә раслый. Тарихи чыганакларда Гайниямак 1743 елда теркәлгән, шуңа да аның Әлшәй төбәгендәге иң борынгы авыллардан саналуы табигый. Хәзерге вакытта авылда 425 йорт-ихата исәпләнә, аларда 720 кеше яши. Эшкә яраклылар – 485 кеше, 247 пенсионер, 18 яшькә кадәр балалар – 120дән артык.
Авылда төп гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлеге эшли, мәчет бар. Мәдәният өлкәсенә караган объектлардан күпфункцияле мәдәният йорты, модельле китапханә, тарихи музей исәпләнә. Авыл халкының күпчелеге “Гайнә” хуҗалыгында эшли, яшьләр Себер тарафларында вахта ысулы белән хезмәт салуны уңай күрә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да күп, халык терлек асрап көн күрә, янә дә төбәктә яшелчәчелек һәм умартачылык (10 кеше) киң таралу алган. Авылның малтабарлары бар, төбәк старостасы Ривал Дәүләтшин, мәсәлән, халыктан сөт җыю белән шөгыльләнә. Рәйсә һәм Әбүзәр Шәйгардановлар хуҗалыгы кәҗә асрауга махсуслашып, кәҗә сөтеннән кымыз җитештерә. Әйткәндәй, бу төбәктә Шәйгардановлар кымызы күптән инде дан казанган, аңа сорау зур. Зиннур Хисмәтуллин авылда агач эшләре остасы буларак билгеле, аның кулыннан килмәгән эш юк. Соңгы вакытта умарталар эшләп сата, төрле көнкүреш әйберләре, өстәл-урындыклар ясый. Авылның янә ике остасы Мансур Гәрәев белән Фаил Миңнеяровның такта яру цехлары бар. Илвир Дәүләтшин җәмәгате Алсу белән ишле мал асрап дөнья көтә.
– Авылда тырыш хезмәт салып, матур итеп тормыш көтү өчен мөмкинлекләр бихисап, – ди авыл хакимияте башлыгы Алик Усманов. – Колхоз таралуга кайгырган халык та моны хәзер яхшы төшенде. Хәер, башкача чара да юк, кем әйтмешли, тамыр җибәргән җирдә – бөтен өмет. Гомумән, булдыклылар теләсә кайсы шартларда да югалып калмый. Мәсәлән, ишле мал асрап кына да җитеш тормышта яшәп була. Әмма моның өчен эчкечелек кебек яман гадәтләрдән котылу фарыз. “Аек авыл” программасының авыл халкына менә шул рәвешле дә ярдәме сизелә.
Гайниямак авылы җәмәгать эшчәнлеге киң җәелдерелү белән дә күрше төбәкләргә үрнәк булып тора. Гомумән, биредә яшәүчеләрнең ярдәмчеллеге соклангыч. Көнкүреш мәсьәләләренең күпчелеге авыл халкының актив катнашлыгы белән хәл ителә. Төзекләндерү программасы буенча быелга планлаштырылган эш күләме шактый зур, атап әйткәндә, бер чишмәне тәртипкә китерәсе бар, Гайнә елгасы аша күпер дә күптән яңартуны көтә. Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган обелиск-һәйкәл шулай ук яңартуга мохтаҗ – биредәге исемлекне тулыландыру таләп ителә. Әйткәндәй, бу юнәлештә эш алып барыла, авыл биләмәсе “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашуга зур өметләр баглый.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.