+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 апрель 2022, 12:00

ЦУР: Хезмәт базарына ярдәмгә

Русия Хөкүмәте Башкортстанга хезмәт базарына ярдәм итү өчен 900 миллион сумга якын акча бүлгән.

Бу акчалар, аерым алганда, җәмәгать эшләрен һәм вакытлыча эшкә урнашуны оештырганда, хезмәт өчен түләүгә, найм программасы буенча эшкә урнашуны оештыруга һәм һөнәри белем алуга тотылачак.

Нәрсәдән башларга? Бу ярдәмне алу өчен эш бирүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Шушы һәм башка мәсьәләләр белән бүген Башкортстан ЦУРында гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова белән фикер алыштылар.

"Русиядә эш" порталы trudvsem.ru - түләүсез федераль мәйданчык, анда 2022 елның 1 гыйнварыннан барлык эш бирүчеләр актуаль вакансияләр урнаштыра. Шунда ук эш бирүче башка мәгълүматны да күрсәтә. Тагын бер федераль программа – «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм», аның кысаларында 28 марттан бушлай укуга язылу башланды. Көндезге һәм читтән торып укырга була. Башкортстан халкы очен 737 мәгариф программасы эшли башлады, аларны республиканың һәм Русиянең башка төбәкләренең уку йортлары тәкъдим итә.

ЦУР: Хезмәт базарына ярдәмгә
ЦУР: Хезмәт базарына ярдәмгә
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас