"Языл һәм бүләк от!"
2022 елның икенче яртысына матбугатка язылу буенча Бөтенрусия декадасы старт алды.
4 апрельдән 14 апрельгә кадәр республика, район һәм шәһәр басмаларына үзегез өчен дә, ата-аналарыгыз, якыннарыгыз, пенсионерлар яки социаль учреждениеләр өчен дә ташламалы язылу рәсмиләштерә аласыз.
"Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты, өйдән чыкмыйча, берничә минут эчендә подписка эшләргә тәкъдим итә.
Онлайн-язылу сервисыннан rbsmi.ru сайтында файдаланырга мөмкин, моның өчен «Подписка» - https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ - бүлегенә керү дә җитә.
Моннан тыш, безнең әбунәчеләр призлар уйнатуда катнаша ала.
"Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты «Языл һәм бүләк от» гомумреспублика конкурсы үткәрә. Катнашу өчен https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ бүлегендә 2 басмага - бер республика һәм бер район гәзитенә язылу рәсмиләштерергә кирәк. Сезне кыйммәтле бүләкләр көтә. Уен БСТ телеканалының туры эфирында узачак.
Катнашу өчен, 15 июльгә кадәр адресыңны, контакт телефоныңны күрсәтеп, квитанцияне беркетеп, "Языл һәм бүләк от" дигән тамга белән ирекле формада Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, БР ГУП «Республика Башкортстан», 212 каб. адресы буенча яки электрон адреска podpiska@rbsmi.ru заявка җибәрергә кирәк.
Моңа өстәмә рәвештә республика, район һәм шәһәр гәзитләре һәм журналлары үзләренең редакция конкурсларын һәм призларын уйната. Тулырак мәгълүматны басмаларның электрон ресурсларында белергә мөмкин.
Вакыйгалар турында һәрвакыт хәбәрдар булу, Башкортстанда яшәешнең объектив картинасын күрү өчен, фейк яңалыкларын түгел, ә республика матбугатын укыгыз!
Катнашу өчен подписка кимендә 6 айга яки бөтен 2022 елга эшләнергә тиеш. Язылу 2022 елның 20 июненә кадәр кабул ителәчәк.