

- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дөрес әйтте, без республикада халыклар арасында бердәмлек һәм татулыкны сакларга тиешбез. Көчебез - халыклар бердәмлегендә. Бездә борын-борыннан йөздән артык халык һәм милләт, милли һәм этник төркемнәр дус-тату яши. Без төрле телләрдә сөйләшәбез, гореф-гадәтләребез аерылып тора, төрле диннәр тотабыз. Әмма безне уртак Ватаныбыз - Русия берләштерә. Башкортстан халыклары дуслыгы - Русиянең бердәмлеге һәм куәте, - диде Фаил Камил улы.