

50дән артык кеше кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү, күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең хәвефсезлегенә кагылышлы сорауларга җавап алды.
- Күпфункцияле үзәккә килүчеләргә еш кына милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча юридик консультация кирәк. Кайчагында безгә фамилиядә яки объектның атамасында хаталы документлар килә, алга таба аларны төзәтү зарур, бу исә теркәү вакытына тәэсир итә. Моның өчен без гражданнарга һәм бизнеска алдан "Росреестр" белгечләре белән киңәшләшергә тәкъдим итәбез, - диде Башкортстанда "Росреестр" җитәкчесе Петр Клец.
- Бу ел башыннан "Росреестр" идарәсенең Күпфункцияле офисларда күчемсез милекне теркәү һәм кадастр исәбенә кую мәсьәләләре буенча өч күчмә консультация үткәрелде. Идарә белгечләренең квалификацияле ярдәмен 200ләп кеше ала алды, - диде Күпфункцияле үзәк директоры Наталья Куприянова.
"Росреестр" белгечләре билгеләп үткәнчә, гариза бирүчеләрнең сораулары, нигездә, яңа төзелешләрдәге фатирларны законлаштыру, фатирларга, шул исәптән ана капиталы акчасына сатып алынган фатирларга хокукларны теркәү, җир участогы чикләрен билгеләү, бакча һәм торак йортларны «дача амнистиясе» буенча рәсмиләштерү һ. б. кагыла иде.