+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 апрель 2022, 14:45

"Милләтара һәм конфессияара тотрыклылык - зур әһәмияткә ия"

6 апрельдә Башкортстан Башлыгы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы үтте. Башкортстанның “Әзербайҗан халкы дуслыгы йорты” Әзербайҗан халкына ярдәм итүнең төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле шушы уңайдан Рана Ибраһимова фикерләре белән уртаклашты.

"Милләтара һәм конфессияара тотрыклылык - зур әһәмияткә ия""Милләтара һәм конфессияара тотрыклылык - зур әһәмияткә ия"
"Милләтара һәм конфессияара тотрыклылык - зур әһәмияткә ия"

- Тышкы басым шартларында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә тотрыклылык зур әһәмияткә ия. Без республикада бердәмлекне һәм татулыкны сакларга тиеш. Башкортстанда яшәүче башка халыклар кебек үк без дә Русия Президенты Владимир Путинның гамәлләрен бертавыштан хуплыйбыз.

Башкортстанда милли һәм дини түземсезлекне кисәтү буенча тулы бер чаралар комплексы булдырылган, аны гамәлгә ашыруда власть органнары гына түгел, иҗтимагый, дини оешмалар, экспертлар җәмгыяте вәкилләре дә катнаша. Бүгенге чарада Башкортстан халыклары арасында дуслык һәм татулыкны саклауда керткән хезмәтемне бәяләп, Мәдәният министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләндем. Бу дәүләт бүләге - Башкортстанда гомер кичерүче милләтәшләремнеке дә! - диде Рана Ибраһимова.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас