+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 апрель 2022, 15:19

3 яшьлек кызны хәзер кем тәрбияләр?

Бала югалгач, аның әнисе янына киләләр. Бу вакытта хатын идәндә үлеп яткан була.

3 яшьлек кызны хәзер кем тәрбияләр?
3 яшьлек кызны хәзер кем тәрбияләр?

Стәрлетамакта янгында һәлак булган Екатерина белән хушлаштык. 23 яшьлек яшь хатын төтенгә тончыккан, медикларның бөтен тырышлыгына карамастан, аны үлем тырнагыннан тартып алып булмады. Һәлак булучының өч яшьлек кызы һәм ире калган. Ире һаман да шок хәлендә.

Бу коточкыч тарих турында берникадәр вакыт үткәч билгеле булды. Узган якшәмбедә социаль челтәрдә өч яшьлек кызның югалуы турындагы хәбәр таралды. Баланың өйдән чыгып китүе турында кызыксына башлагач, кыз яшәгән фатирда янгын чыкканлыгы һәм анда баланың әнисе һәлак булганлыгы ачыкланды.

Щербаков урамындагы биш катлы йорт фатирында күршеләр төтен исе сизгән. Хатын биредә кызы белән генә яшәгән. Ире алардан аерылып чыгып киткән булган һәм бу вакытта вахта ысулы белән эштә булган. Коткаручылар ишекне ватып кергәч, идәндә аңсыз яткан фатир хуҗасын тапканнар.
Фатирның бары 2 квадрат метр мәйданы янган. Әмма тончыгу өчен шул да җитә.

3 яшьлек кызның бу вакытта кайда булуы тынычлык бирми коткаручыларга. Бәхеткә, әлеге хәлгә кадәр баланы хатынның туганы үзенә кунарга алып киткән булган. Шул рәвешле бала исән калган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: