

Ә сезнең торак пунктыгызда нинди тариф?
Бу һәм башка күп кенә сорауларга җаваплар - Башкортстан белән идарә итү үзәге һәм республиканың Экология министрлыгы эшләгән каты көнкүреш калдыклары буенча яңа бот-чатта.
Әлеге сервис 2022 елның 18 мартында эшли башлады. Ул халыкка Башкортстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләрен хәл итәргә, шулай ук чүп чыгару графигын һәм тарифларны белергә ярдәм итәчәк.
Онлайн-ярдәмче, кирәк булганда, төбәк операторы белән килешү төзергә яки түләү буенча яңадан исәп-хисап ясарга кирәклеген әйтәчәк.
Көнкүреш калдыклары буенча бу сервисны шушы сылтама буенча карарга була: https://t.me/tsurTKOBot.