Аерым алганда, мондый ниятләре барлыгын республикада атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен мониторинглау буенча эшче төркем утырышында “Башкортстан сода компаниясе” генеральный директоры урынбасары Федор Афанасьев хәбәр итте.
Әлеге мәсьәләне өйрәнү нияте турында “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте вәкиле дә белдерде. — Бу инде атмосфера пычрануга бәйле проблеманы хәл итүдә шактый зур адым, һәм без башка предприятиеләр дә безне ишетүенә һәм станцияләрне урнаштыруда финанс яктан катнашуына, һичшиксез, ирешәчәкбез, – диде эшче төркем җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов. — Республикада экологиянең пычрануы белән бәйле төп проблема нәкъ менә контрольнең тулы системасы булмау аркасында килеп чыга. Күпчелек очракта атмосфераны кем пычратуын исбатлау һәм закон бозучыны җаваплылыкка тарттыру мөмкин түгел. Шуңа күрә законсыз рәвештә атмосферага зыянлы матдәләр чыгару дәвам итә. Автоматик мониторинг станцияләре челтәре үсеш алган булырга, алар тәүлек әйләнәсенә зарарлы матдәләр ташлау чыганагын гарантияле рәвештә теркәргә тиеш.
Узган ел ахырында Дәүләт җыелышы-Корылтай 2022 елга республика бюджетына Уфа һәм Стәрлетамакта атмосфераны автоматик контрольдә тоту буенча ике станция төзелешен кертүгә иреште. – Без Дәүләт җыелышы башлангычын хуплаган һәм финанслау чыганакларын билгеләгән Хөкүмәткә рәхмәтле, — диде Рөстәм Ишмөхәммәтов. — Әмма ике станция генә җитми. Эре сәнәгать шәһәрләрендә проблеманы хәл итү өчен җиде станция кирәк. Бик авыр мәсьәлә һәм аны бары тик бюджет исәбенә генә хәл итү дөрес түгел. Безнең эшче төркемнең позициясе — атмосфераны пычратучы потенциаль эре сәнәгать предприятиеләренең станцияләр төзелешен финанславы. Без башта компанияләр белән тиешле сөйләшүләр җиңел булмаячагын аңладык. Әмма бүген уңай үзгәрешләр булуын күрәбез. Бу процесста катнашырга әзер кешеләр табылды да инде. Башка предприятиеләр дә алар үрнәгенә иярер дип ышанабыз.
Парламент вице-спикеры фикеренчә, станцияләрне урнаштыруга акча салу ризалыгы компанияләрнең ниятләренең изге булуы турында сөйли. — Беренчедән, бизнес социаль җаваплылыкка ия булырга тиеш. Икенчедән, әгәр предприятиенең яшерер нәрсәсе юк икән, җитештерү мәйданчыгы янында пычрану мониторингы станциясенең барлыкка килүе аны куркытмаска тиеш. Һәм киресенчә, әгәр предприятие яңа станцияләр барлыкка килүгә нык каршы торса һәм аларны урнаштырудан баш тартса, бу предприятиенең атмосфераны пычрату ихтималлыгы зур булуына һәм аның җаваплылыкка тартылудан куркуына дәлил, — дигән фикердә Рөстәм Ишмөхәммәтов.