+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2022, 20:43

Балаларын алып качкан

Мазовлар белән булган вакыйгадан соң, моңа охшаш хәлләрдән йөрәк кысылып куя.

Балаларын алып качкан
Балаларын алып качкан

Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан Хбуенча идарсе 5 һәм 3 яшьлек ике кызны һәм аларның әнисе Мария Шәйхулованы эзли, ул кызларын билгесез юнәлештә алып киткән. Бу хакта бүген, 8 апрельдә, Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Благовещен приставлары бүлеге эшендә суд карары бар, аның нигезендә монда яшәүче кеше үзенең кызлары белән билгеле бер көннәрдә һәм сәгатьләрдә күрешә ала. Әмма әнисе балаларын әтиләре белән аралашудан мәхрүм иткән һәм билгесез якка алып киткән. Аларны эзләүгә игълан иткәннәр.

— Бүгенге көндә балаларның кайда булуы ачыкланмаган, аларны әнисе туганнары һәм суд приставлары белән элемтәгә чыкмый, аңлы рәвештә балаларны социумда булу, мәктәпкәчә учреждениеләргә бару һәм әтиләре белән күрешү мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

Суд приставлары ана белән балаларын Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә яки Екатеринбургта яшеренә ала, дип фаразлый. Мария психологик белемгә ия һәм кешеләр белән җиңел аралаша. Шулай ук ул чәчтараш хезмәте күрсәтә ала, шул исәптән өйдә дә.

Балигъ булмаган балалар һәм аларның аналары турында нинди дә булса мәгълүматыгыз булса түбәндәге телефон саннары буенча хәбәр итегез: +7 (347) 273-56-40, +7 (937) 788-72-13.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: