

Миякә районында яшәүче хатын, Whatsappка аноним хәбәрләр ала башлагач, Башкортстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать итә. Билгесез затлар, аңа психологик басым ясап, заемын түләүне таләп итә. Түләмәгән очракта, кызның фотосүрәтләре, аны дискредитацияләүче язма Интернетта таратылачак һәм урам чатларында ябыштырылачак дип язалар.
Административ тикшерү барышында идарә хезмәткәрләре әлеге хатынның «Кангария» җәмгыятендә займ алуын ачыклаган. Йөкләмәләр үтәлмәүгә бәйле рәвештә, агент килешүе нигезендә, кредитор «Перспектива» коллекторлык агентлыгына срогы чыккан бурычларны кире кайтаруга юнәлтелгән гамәлләр башкаруны сорап мөрәҗәгать иткән. Ачыкланган фактлар коллектор компаниясенең шушы аноним хәбәрләргә һәм янауларга катнашы барлыгын исбатлады.
«Перспектива» җәмгыятенә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Юридик берәмлеккә 110 мең сум штраф салынган.
"Сөялгәнсең чатка баганага" булырсың да, тәүбә...