+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 апрель 2022, 07:00

Бала хокуклары сагында

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Салават Харасов Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина үткәргән Балалар иҗтимагый советы әгъзалары һәм җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнашты.

Бу чара М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты мәйданчыгында узды. Бала хокуклары буенча вәкил каршындагы әлеге Советка республиканың һәр районыннан вәкилләр — үз төбәгенең иҗтимагый тормышында актив катнашучы 70 өлкән сыйныф укучысы керә. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре ул — республиканың һәр муниципаль берәмлегеннән 69 вәкил. — Ярдәмчеләр вәкилгә муниципаль берәмлектә бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау һәм яклау турында хәбәр итә, халык белән аңлату эшләре алып бара, — диде Салават Харасов. — Без вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре белән алар очрашкан актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштык, кирәкле аңлатмалар һәм консультацияләр бирдек. Балалар иҗтимагый советы әгъзалары өчен “Балалар балалар өчен. Балалар иҗтимагый советының роле турында” мәйданчык оештырылган иде. Очрашу кысаларында Русия юристлары ассоциациясе һәм вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән берлектә оештырылган “Хокуклы тормыш” хокукый спектакле” театр сәнгате конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды.

Бала хокуклары сагында
Бала хокуклары сагында
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас