Төбәкара чараны оештыручылар – Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты, шулай ук Чишмә районы хакимияте.
Чишмә районы телекүпер үткәрү урыны итеп юкка гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы районның Түбән Хәҗәт авылында 1912 елда шагыйрь, Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның антифашистлар подпольесы буенча көрәштәше Рәхим Саттар дөньяга килгән. Сугышка кадәр ул ил буйлап йөргән һәм үзен төрле һөнәрләрдә сынап караган. Әдәбиятка омтылыш барыннан да көчлерәк булып чыккан.
1937 елда Рәхим Саттар Казанга килә һәм журналистлык эшенә керешә. Әмма тыныч тормыш озакка бармый. Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь үз теләге белән фронтка китә, ә инде 1942 елның маенда әсирлеккә төшә.
— Совет хәрбиләрен Совет Армиясенә каршы көрәш өчен милли легионнарга җәлеп итәләр, — диде Раил Әсәдуллин. — Яшерен антифашистлар оешмасы Рәхим Саттарга листовкалар әзерләүне йөкли. Безгә әлеге чорның уникаль документы — Рәхим Саттарның могҗиза белән сакланып калган, хәрби әсирләр лагерьлары буйлап йөрүләренең шаһиты булган кулъязма көндәлеге килеп җитте. Бүген ул Татарстан Милли музеенда саклана. Көндәлектә Ватанга мәхәббәт хисе белән тулы, ватандашларны туган җиребезне сакларга өндәүче шигырьләр тупланган. 1943 елда Рәхим Саттарның эзләре югала.
— Быел без Рәхим Саттарның тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәбез, — диде Раил Әсәдуллин.
— Бу истәлекле датага Чишмә районының туган якны өйрәнү музеенда экспозиция оештыру планлаштырыла, анда төп нөсхәләрдән тыш, Татарстан Республикасы Милли музееның бәяләп бетергесез материалларының күчермәләре дә күрсәтеләчәк. Башкортстан Язучылар берлеге ярдәме белән Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләр һәм язучылар антологиясе басмага әзерләнә. Әлеге җыентыкта шагыйрьнең туганнарына килеп җиткән кул белән язылган 24 шигыре басылачак. — Туган якны өйрәнү музеенда оештырылган күргәзмә һәм әдәби мирасны бастыру шагыйрь һәм фашизмга каршы көрәшкән Рәхим Саттар истәлегенә хөрмәт билгесе булачак, — диде Раил Әсәдуллин. — Дәүләт җыелышының соңгы утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров депутатларны республикага Башкортстанның күренекле кешеләре исемнәрен кайтару, алар турында истәлекләрне тергезү буенча мөһим эштә катнашырга чакырды.
Рәхим Саттарның каһарманлыгы һәм иҗаты, һичшиксез, тарихта калырга тиеш. Без дөреслекне тергезәчәкбез һәм киң җәмәгатьчелекне фронтовик шагыйрьнең батырлыгы һәм әсәрләре белән таныштырачакбыз. Экспозиция һәм әдәби җыентык өстендә эшләүдә Башкортстан һәм Татарстан Язучылар берлекләре, шулай ук, ике республиканың Милли музейлары катнаша.
Шагыйрьнең бүген Татарстанның Милли музее архивы эше белән җитәкчелек итүче оныгы Лилия Саттарова аларга бу эштә ярдәм итәргә әзерлеген җиткерде.