+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 апрель 2022, 10:00

Урыннарда өстәмә сайлаулар үтте

3 апрельдә Башкортстанның 28 муниципаль районы биләмәсендә урындагы үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар үтте. Анда 15380 сайлаучы катнашты (67 процент), шуларның 24 марттан 2 апрельгә кадәр алдан тавыш бирүдә 346 кеше (1,5 процент) тавыш бирде.

Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб рәисе Лида Исаргакова сайлау нәтиҗәләре турында хәбәр итте: “Барлык округлар буенча 169 кандидат теркәлгән, шуларның 68е җиңеп чыкты.

Алар арасыннан “Бердәм Русия” партиясеннән 61 кеше һәм үзен-үзе тәкъдим итүче 7 кандидат теркәлде. Бөрҗән районында 1645нче участок сайлау комиссиясе буенча 5нче сайлау округында ике кандидат та бер үк санда тавыш җыйган. Җиңүче жирәбә салу белән ачыклана”. Шулай ук 3 апрельдә, урыннарда тавыш бирүне оештыруны мониторинглау максатында, Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб Яңавыл районының 3406, 3420, 3436, Бакалы районының 1106, 1124, Шаран районыың 3398 санлы участок сайлау комиссияләре эшен тикшерде.

Анда Иҗтимагый палата әгъзасы Евгений Мельников, шулай ук, “Бәйсез җәмәгать мониторингы” ассоциациясенең федераль координаторы Алексей Песков катнашты. Участок сайлау комиссияләрендә булганнан соң, Алексей Песков урындагы халыкта сайлауларга карата кызыксыну зур, дип белдерде. Тавыш бирү барышын урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары яктыртты.

Ул урындагы халык өчен сайлаулар иҗтимагый-сәяси вакыйга гына түгел, ә авылдашлары белән бер җыелу өчен сәбәп тә булуын белдерде. Мәсәлән, Бакалы районының бер участок сайлау комиссиясендә Башкорт милли мәдәнияте музее эшли. Биредә сайлауларны оештыру белән генә түгел, милли колорит белән дә танышырга мөмкин иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан Иҗтимагый палатасының барлык күзәтүчеләре урындагы сайлауларда тавыш бирүне “Алтын стандарт”ка нигезләнеп күзәтте. Стандарт урындагы сайлауларны үткәрү үзенчәлегенә махсус яраклаштырылган иде.

Белешмә: “Алтын стандарт” – мотлак үтәлергә тиешле кагыйдәләр җыелмасы. Алар күзәтүчеләрнең тавыш бирүгә кадәр һәм тавыш бирү көнендә эшен регламентлый.

Фото: IA24.

Урыннарда өстәмә сайлаулар үтте
Урыннарда өстәмә сайлаулар үтте
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас