+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 апрель 2022, 07:45

"Йөрәгем ярылды дип торам..."

Танылган автор-башкаручы, "Туган тел" каналындагы "Сәләт", "Тургай" проектлары авторы һәм гамәлгә куючысы, "Кызыл таң"ның якын дусты Лилия Вахитованың улы Вадим вафатына 7 көн.

"Йөрәгем ярылды дип торам...""Йөрәгем ярылды дип торам..."
"Йөрәгем ярылды дип торам..."

Яраларын кузгатудан кыенсынып, бу хакта сөйләшми тордык Лилия белән. Ул үзе дә, дистәләгән еллар буена "Кызыл таң"ның аерылгысыз дусты булган әнисе Мөсәвәмә апа да, мәрхүм әтисе Мирсат абый да безгә бик якын. Шуңа бүген, мәрхүмнең җидесендә, Лилия белән элемтәгә чыгарга булдык.

- Улымны дустының туган көн бәйрәменә озатып калган идем, каршы алу бәхете тимәде, - диде Лилия Мирсат кызы. - Фаҗига турында телефоннан хәбәр иттеләр, йөрәгем ярылды дип торам... Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән нык егет булса да, сәламәтлеге шәптән түгел иде. Армиядә яшь солдатларны яклаганы өчен нык кыйнаганнар, Чечняда да булып кайтты ул. Үлеме сәбәбе - йөрәк өянәге диделәр. 39 яшь туларга өлгермәде, инде туган көн тортына шәмнәр дә алган идем бит... Уң кулымны югалттым. Чөнки Вадимым тормышта иң ныклы терәгем иде. Өч баламны ялгыз үстердем, улым йорттагы ир-ат эшләренең барысын да башкарды, сеңлесенә абый гына түгел, әти кебек тә булды инде ул... Үзе яшьлегендә бер тапкыр өйләнеп тә карады, хатыны безнең милләтнеке түгел иде, аерылыштылар. Шуннан соң өйләнмәде. 12 яшьлек кызы бар. Ә хезмәтендә уңышлары күп булды. Ул “Туган тел” компаниясендә, “Вся Уфа”, БСТ, “Рен-ТВ”, “МТВ-Микс” каналларында да эшләде. 2014 елдан башлап «Тургай» һәм «Сәләт» фестивальләре өчен клиплар төшерде. Эшендә гел мактаулы иде. 4 апрель көнне җирләдек, картәтисе янында. Чакмагыш районында, әтием дә, сеңлем дә җирләнгән. Әтием 2 июльдә вафат булган иде, Вадим 2 апрельдә җан бирде. Туган көне 2 майда. Үлгән елы 2022дә...

Лилия, Мөсәвәмә апа, кызлар, авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Ходай сезгә күркәм сабырлыклар бирсен.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас