Узган атнада Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары бу законны беренче укуда кабул итте.
— Закон проектының асылы — республикада айныткычларны оештыру өчен норматив-хокукый база булдыру, — диде парламент Рәисе урынбасары, “Аек Башкортстан” проекты координаторы Рөстәм Ишмөхәммәтов. — Дәүләт власте органнарына тиешле вәкаләтләр бирелә.
Депутат айныткычларны дәүләт яки муниципаль учреждениеләр рәвешендә булдыру тәкъдим ителә, дип ассызыклады.
— Айныткычларны яңадан тергезергә кирәк, әмма шул ук вакытта аларны коммерция кибетенә әйләндермәү мөһим, — диде Рөстәм Ишмөхәммәтов. — Аларның төп максаты кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау, үзләре яки аларга карата кылган хокук бозуларны кисәтү булырга тиеш. Элек мондый тәҗрибә киң таралган иде. Ел саен илдә эчке эшләр органнарының медицина айныткычларына 2,5-5 миллион граждан китерелгән, алар нык исерек булуы аркасында үзләре йөри яки өйләренә кайта алмаган. Хәзер Русиядә елына 50 меңнән артык кеше исерек булу сәбәпле мәрхүм була. Нигездә, болар — эшкә яраклы кешеләр. Шуларның 8-10 меңе туңып үлә. Мондый кешеләрне айныганчы ябып тоту гомерләрен саклап калырга һәм җәмәгать тәртибен сакларга ярдәм итәчәк.
Документ нигезендә, законны гамәлгә ашыру 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджетына салынган акчалар чикләрендә финансланачак. Юридик яктан айныткычлар, махсус эчке эшләр учреждениеләре буларак, 2010 елда гына эшләүдән туктады.
— 2010 елда Эчке эшләр министрлыгын реформалау һәм милиция базасында полиция төзү башлангач, Хөкүмәт айныткычларны Эчке эшләр министрлыгы структурасыннан сәламәтлек саклау системасына тапшырырга кирәк дигән башлангыч белән чыкты, — ди Дәүләт думасы депутаты, айныткычлар турындагы закон авторларының берсе Александр Хинштейн. — Илнең ул чактагы җитәкчелеге бу карарны нәкъ алар канаты астында хуплады. Шуңа күрә 2012 елның 1 гыйнварыннан кабул ителгән һәм эшли башлаган “Полиция турында”гы закон кысаларында, медицина айныткычлары, структур берәмлек буларак, эшләми башлады.
Фото: уфа1.ру