Ил парламенты әледән-әле яңа законнар кабул итә, булганына үзгәрешләр кертә. Аларның күбесен кешеләр үзләре борыннары белән “төртелгәч” кенә аңлый башлый. Тагын бер закон кабул ителгән, дөресрәге, Русия Федерациясе Салым кодексына зур үзгәрешләр кертелгән. Үз йорт-ихатасы булган кешеләр өчен аны белү мотлак.
Сүз быелдан мунча, теплица, бәдрәф һәм абзарлар өчен салым түләргә кирәклеге турында бара. Яңа тәртипнең үзенчәлеге нәрсәдә? Әлеге корылмалар өчен күпме түләргә кирәк булачак һәм салым түләмәүчеләрне ничек ачыклаячаклар? Шул сорауларга “Кызыл таң” гәзитендә аңлатма бирсәгез иде.
Наил Шәрифуллин.
Стәрлебаш районы.
Кайбер үзәк матбугат басмаларында һәм Интернет ресурсларында телгә алынган законга өстәмәләр кертелүе һәм аның ничек гамәлгә ашырылуы турында мәгълүматлар булды һәм без, шушы чыганакларга таянып, гәзит укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап эзләргә булдык.
Дөрес хәбәр бу, телгә алынган күчемсез милекләргә салым түләү турындагы закон 2022 елдан гамәлгә керде. Русия Салым кодексына ярашлы, хәзер мунча, теплица, бәдрәф һәм абзар-кура өчен түләргә кирәк булачак. Ул 2016 елдан ук, ягъни Салым кодексына үзгәрешләр кертелгән вакыттан ук үз көченә керергә тиеш иде. Әмма 2022 елга кадәр аны кичектереп торырга карар ителде.
Ниһаять, Федераль салым хезмәте яңа салым түләү тәртибенең кулланыла башлавы һәм аның ничек гамәлгә кертелүе турында хәбәр итте.
Әлегә салым органнары мондый объектларны милек хуҗалары үзләре гариза биргән очракта гына терки. Әмма граждан югарыда телгә алынган бина-корылмалары булуын салым органнарыннан яшерә һәм алар өчен салым түләми икән, мондый очракта федераль салым органы гражданның күчемсез милкенә карата бәйсез бәяләмә үткәрүне оештырачак. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча закон бозу очрагы дәлилләнсә, торак булмаган төзелеш объектларына салым югарырак ставка буенча билгеләнәчәк. Бу — салымны яшереп калдырган өчен административ җаваплылык дигән сүз.
Игътибар! Әгәр җир участогындагы телгә алынган бина-корылмалар вакытлыча төзелгән икән, теркәлмәгән әлеге объектларга салым салынмый. Әмма шуны онытмагыз: беркайда да рәсми теркәлмәгән күчемсез милекне мирас итеп калдырырга, сатарга һәм бүләк итәргә ярамый.
Күләме күпме?
Торак булмаган мондый корылмаларның салым ставкасы елына 0,1-0,3 процент чамасы була һәм ул аларның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә.
Шуны да белеп торыгыз: кадастр бәясе хәзер максималь дәрәҗәдә базар хакларына якынлашты. Димәк, чыгымнар аз булмаячак.
Әгәр гражданның җир участогы шәхси хуҗалык категориясенә карый һәм андагы корылмалар хуҗалык мәнфәгатьләрендә кулланылса яисә торак-көнкүреш фондына караса һәм мондый төзелешнең мәйданы 50 квадрат метрдан артмый икән — аның хуҗасы шушы корылмага салым түләүдән азат ителә. Әлбәттә, һич тә истән чыгармагыз: мондый ташлама салым түләнергә тиешле объектларның берсенә генә кагыла.
Игътибар! Мунча, теплица һәм абзар өчен салым түләүдән, шулай ук, беренче, икенче һәм өченче группа инвалидлар, Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар азат ителә.
Түләмәүчеләр
ничек ачыклана?
Быел “Росреестр”ның пилотсыз оча торган аппаратлар һәм квадрокоптерлар ярдәмендә гражданнарның җир участокларын тикшерә башлаячагы турында хәбәрләр дә булды. Очу аппаратлары тәгаен бер мәйданда урнашкан төзелешләрне, җир участокларын видеога төшерәчәк. Аннары белгечләр, әлеге мәгълүматларны участок хуҗалары тапшырганнары белән чагыштырып, аларның ни дәрәҗәдә дөрес теркәлгәне һәм салым түләнү-түләнмәве хакында бәя бирәчәк.
Билгеле, “Росреестр”да теркәлмәгән корылма хуҗалары ачыкланган очракта, өстәмә тикшерү үткәреләчәк һәм гаебе ачыкланса, штраф салынуы ихтимал.
Әлеге мәгълүматларны, үз чиратында, федераль салым хезмәте хезмәткәрләре дә җентекле тикшерәчәк. Анда, шулай ук, дәүләт теркәве үткәрелгән очракта да, кайсы күчемсез милеккә салым түләнелмәвен ачыклаячаклар. Билгеле, мутлашучыларны закон кысаларында җаваплылыкка тарттыру каралган.
Әгәр салым түләүче үз теләге белән участогында күчемсез милек булу турында хәбәр итә икән, аңа кадастр инженеры килеп, объектны межа (ызан) планына кертәчәк.
Игътибар! Салым кодексындагы үзгәрешләрдә шунысы да ассызыкланган: әгәр сез төзегән яисә салган корылма-бинаның нигезе юк һәм ул җиңел сүтелә икән, закон буенча ул капиталь бина буларак кабул ителми. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, нигезе булмаганнарына салым салынмый. Әгәр инде бәдрәф капиталь нигез белән салынса, моның өчен салымны түләргә кирәк булачак.