+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 апрель 2022, 10:54

Халык ачуын чыгармагыз!

"Без өмә итәбез, ә чүпле капчыкларны илтеп түгүче юк", - димәсеннәр.

Халык ачуын чыгармагыз!Халык ачуын чыгармагыз!
Халык ачуын чыгармагыз!

Бу хакта Башкортстан белән идарә итү үзәгеннән хәбәр итәләр:

- Яз килде, өмәләр башланды. Халык тутырган чүп-чар капчыклары аунап ятмасын, вакытында түгелсен өчен барысын да оештырырга кирәк.

Бу хакта Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров алып барган республика ведомстволары, муниципалитетлары һәм төбәк операторлары катнашлыгында узган атналык киңәшмәдә сүз барды. Безнең команданың бер өлеше дә анда катнашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, республикада барлык чүп-чар да 1 майга кадәр җыеп алынырга тиеш. Кыскасы, барлык күрсәтмәләр дә бирелде, хәзер аларны үтәргә кирәк.

2012 елның 1 мартыннан 10 апреленә кадәр Башкортстан белән идарә итү үзәге чүп-чар җыю темасына 53 хәбәр теркәгән. Чагыштыру өчен: 2021 елның шул ук чорында 71 мөрәҗәгать булган.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда киләсе өмә 2022 елның 23 апрелендә узачак.

Белешмә:
Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021 елда Бөтенрусия өмәсендә 24 апрельдә Башкортстанның 226 мең кешесе катнашкан, 2 мең махсус техника җәлеп ителгән.

Без дә өмәләргә барачакбыз һәм сезне дә чакырабыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас