+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2022, 10:27

Сөйгәнен сөянгә сөягән

Әллә кәкре каенга терәткәнме? Ничек кенә булмасын, миллион сум - "тю-тю"!

Сөйгәнен сөянгә сөягән
Сөйгәнен сөянгә сөягән

Уфада яшәүче 24 яшьлек кыз исеменә аның элекке сөеклесе миллион сумга якын кредит рәсмиләштерә.

Ул полициягә мөрәҗәгать итә һәм элекке сөеклесе аның исеменә кредит рәсмиләштерүе хакында сөйли. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызның сүзләренә караганда, аңа банктан шалтыратып, янәсе, кредит буенча бурыч түләмәве турында хәбәр итәләр, тик ул берни дә рәсмиләштермәгән.

Ул банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә һәм шунда аның элекке сөеклесенең дистанцион ысул белән 950 мең сумлык кредит рәсмиләштерүе ачыклана.

Акча алганнан соң, егет элемтәгә чыгудан һәм түләүләр кертүдән туктый. Хәзер полицейскийлар бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

Их, егетләр, егетләр! Баштан төште сезнең бүрекләр... Ярый әле барыгызныкы да түгел.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: