

Без муниципалитетларның, башлыкларның үзләренең социаль челтәрләрен ничек алып баруын анализладык. Башкортстан ЦУРы нигезендә шундый документ бар https://npa.bashkortostan.ru/29352/
Бу ни өчен кирәк? Инде күптән Радий Хәбиров хакимиятнең халык булган урында булырга тиешлеген төгәл билгеләде. Халык социаль челтәрләрдә актив, димәк, анда хакимият тә булырга тиеш. Без нәрсә турында хәбәр иттек?
2021 ел йомгаклары буенча "ВКонтакте" социаль челтәрендә язылучылар саны Уфа шәһәрендә – 135 230, бу курсәткеч буенча икенче һәм өченче урыннарны Стәрлетамак (17 200) һәм Нефтекама (15 528) били.
Битләрне карау саны буенча Уфа шәһәре алда бара - 11 228 156 карау, аның артыннан Октябрьский шәһәре (8 775 624) бара, лидерлар өчлеген Белорет районы (5 801 491) йомгаклый. 2021 елда караулар саны буенча Уфа шәһәренең пассажирлар ташу буенча посты иң популяр пост булып тора: https://vk.com/wall-62298989_159559
Башлыклар буенча статистика түбәндәгечә: 2021 елда социаль челтәрләрдә иң активы Нефтекама башлыгы Ратмир Мәүлиев - аңа 18 795 социаль челтәрдән файдаланучы язылган. Рөстәм Газизовның (Стәрлетамак шәһәре, 12 850 әбүнәче) һәм Андрей Иванютаның (Белорет районы,12 491 әбүнәче) битләре дә кешеләргә кызыклы.
Ратмир Мәүлиев сәхифәсе безнең рейтингта караулар саны буенча беренче урынны алды - 5 035 640. Икенче урында Благовещен районы башлыгы Олег Голов, өченчедә – Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта.