

10 апрельдә Краснокама районында урындагы халык Березовка елгасы яр буенда йөргәндә суда ир-егет мәетен тапкан.
Елгага килгән хокук сакчылары сулыктан үле кешене тартып алган. Һәлак булучының шәхесе билгеләнә. Тикшерүчеләргә булган хәлнең сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк.
"Хәзер ир-егетнең шәхесе билгеләнә. Русия тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә тикшерү уздырыла, вакыйга урынында тикшерү үткәрелгән, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, үлем шартлары билгеләнә, беренчел мәгълүматлар буенча, криминаль характердагы билгеләр ачыкланмаган", - диделәр төбәкнең тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фото: ВКонтакте