+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 апрель 2022, 16:55

Ихаталар матур һәм уңайлы булырга тиеш

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән республика Хөкүмәтенең атналык утырышында подъездларны ремонтлау, 2022 елда ихата территорияләрен һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча планнар турында фикер алыштылар.

Ихаталар матур һәм уңайлы булырга тиешИхаталар матур һәм уңайлы булырга тиеш
Ихаталар матур һәм уңайлы булырга тиеш


Андрей Назаров ассызыклаганча, Башкортстан әлеге программаларны тормышка ашыру, шулай ук уңайлы яшәү мохите булган шәһәрләр саны буенча лидер булып тора. Әйтик, 2021 елда Башкортстан Русия төбәкләре арасында - җиденче, Идел буе федераль округы субъектлары арасында өченнче урынны алды. Республикада уңай мохитле шәһәрләр өлеше 38 проценттан 66,7 процентка кадәр арткан.
- Планлаштырылган 9 шәһәр арасында республикада югары сыйфат индексын 14е күрсәтте. Мондый нәтиҗәләрне, һичшиксез, саклап кына калып калмыйча, алга таба да яхшыртырга кирәк. Агымдагы елда барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан төзекләндерү һәм капиталь ремонт максатларына 3,8 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Монда җитди бурычлар тора. Санкция басымы шартларында аларны тулысынча гамәлгә ашыру өчен өстәмә көч кирәк булачак, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Башкортстан торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Аслан Марзаев агымдагы елда Башкортстан подъездларын комплекслы ремонтлау республика программасы кысаларында республиканың 23 муниципалитетында урнашкан 304 күпфатирлы йортта 896 подъезд ремонтланачак, дип сөйләде.
Утырышта республика халкының 2023 елга җәмәгать территорияләрен яки төзекләндерү дизайн-проектларын сайлау буенча электрон тавыш бирүдә актив катнашуын оештыруга аерым игътибар бирелде, ул 15 апрельдән 30 майга кадәр бердәм федераль платформада уздырылачак. Аның фикеренчә, сайттагы тавыш бирү юлы белән төзекләндерелергә тиешле объект өчен теләгән һәркем катнаша һәм үз тавышын бирә ала.
Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм капиталь ремонтның төбәк операторына барлык эшләрне дә тиешле сыйфатта һәм үз вакытында башкаруны тәэмин итәргә кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас