+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 апрель 2022, 08:05

ЦУР: Яңа сайтка рәхим итегез!

15 апрельдән барыбыз да 02.gorodsreda.ru бердәм сайтына.

ЦУР: Яңа сайтка рәхим итегез!ЦУР: Яңа сайтка рәхим итегез!
ЦУР: Яңа сайтка рәхим итегез!
Бу көнне безнең муниципалитетларны төзекләндерү буенча проектлар өчен онлайн-тавыш бирү башлана. Тавыш бирү 2022 елның 30 маена кадәр дәвам итәчәк, анда Русия һәм Башкортстанның барлык халкы катнаша ала.

Бу хакта бүген Башкортстан белән идарә итү үзәгендә сөйләделәр.

"Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" федераль проекты турында күпләр дә ишетеп белә. Муниципалитетларның анда катнашуы-республикага өстәмә финанслар җәлеп итү өчен яхшы мөмкинлек. Халык урындагы хакимият белән бергә кайда һәм нәрсә булачагын сайлый.

Башкортстанның күп кенә шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә инде уртак эшнең нәтиҗәсе бар. Мәсәлән, быел республикада шундый 6 проект гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе - Туймазыда. Аның турында тулырак сылтама буенча укыгыз: https://vk.com/wall-201146046_26848

Ә ике ел эчендә федераль конкурста республикадан 22 проект җиңү яулады.

Бу хакта тулырак - видеода
 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас