+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 апрель 2022, 17:00

Уфада Космонавтика көне ничек узды?

1961 елның 12 апрелендә Совет космонавты Юрий Гагарин беренче тапкыр Җир планетасы тирәли очыш ясый.Традиция буенча бу көнне Уфа дәүләт авиация техник университетында кешенең космоска беренче тапкыр очуына багышланган чаралар үткәрелә.

Уфада Космонавтика көне ничек узды?Уфада Космонавтика көне ничек узды?
Уфада Космонавтика көне ничек узды?

Чөнки орбитага юл Русиянең күп кенә космик программаларында катнашкан УДАТУ галимнәре тарафыннан да салынган.
Югары уку йорты үз юлын ракета-космос тармагында XX гасырның 70нче елларыннан башлады. 1987 елдан алып төрле кушымталар өчен космик күзәтү системалары мәгълүматларын эшкәртүләр алып барыла. «Мәгариф» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында 2009 елда Байконур космодромыннан «УДАТУ-САТ» фәнни-белем бирү микроюлдашы очыртып җибәрелде. Югары уку йорты базасында космик күзәтү системалары мәгълүматларын кабул итү һәм эшкәртү үзәге булдырылган.
Университет галимнәре космик аппаратлар өчен электротехник системаларны проектлау буенча бай тәҗрибәгә ия һәм космик тәгаенләнештәге югары нәтиҗәле электр приводларын космик аппаратларның тоташу җайланмалары өчен эшлиләр.
2022 елның 12 апрелендә УДАТУда факультетлар һәм институтлар парады кысаларында республика абитуриентлары өчен космоквиз, Байконур космодромы ветераны, Хәрби-Һава көчләре полковнигы, очучы Вячеслав Васильев белән очрашу булды. Укучылар университетның "космик" нокталары буйлап экскурсия ясады һәм «пилотсыз очу аппаратлары» мастер-классында булды.
Студентлар, укытучылар һәм хезмәткәрләр өчен космонавтика көненә багышланган "Мөһим әйберләр турында сүзләр" дигән акция үткәрелде.
Бәйрәм чаралары кысаларында яңартылган санлы коммуникацияләр залы ачылды, аны реконструкцияләү "Газпромбанк" – безнең игелекле һәм ышанычлы партнерыбыз финанс ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Бәйрәмгә иң кечкенә катнашучылар - вуз хезмәткәрләренең балалары да килгән иде. 2-16 яшьлек 70тән артык талантлы рәссам «Космос-2022» иҗат эшләре конкурсында катнашты. Алар өчен университет стеналарында викторина үткәрелде һәм хәрби уку үзәге офицерлары һәм курсантлары тарафыннан ату коралы күргәзмәсе оештырылды.
Иртәгә УГАТУда "Электротехника. Космос – 2022" төбәк укучылары һәм студентлары өчен традицион Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Чара кысаларында форумда катнашучылар һәм кунаклар УДАТУның 9нчы корпусы янында беренче космонавт Ю. А. Гагарин бюстына чәчәкләр салды.

Фото: УДАТУ сайты

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас