+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Апреля 2022, 13:50

Төзекләндерү өчен тавыш бир

15 апрельдә "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының 2023 елда "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасы кысаларында иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча тавыш бирү башлана.

Төзекләндерү өчен тавыш бирТөзекләндерү өчен тавыш бир
Төзекләндерү өчен тавыш бир

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү агымдагы елның 30 маена кадәр https://2.gorodsreda.ru/ платформасында барачак. Тавыш бирүдә Русиянең 14 яшьтән өлкәнрәк һәр гражданы катнаша ала - ул тәкъдим ителгән территорияләрнең берсе яки инде сайлап алынган киңлекнең дизайн-проекты өчен үз тавышын бирергә мөмкин.

Республикада 650 меңнән артык кеше территорияләрне сайлауда һәм киләсе елга төзекләндерү дизайн-проектларында катнашырга тиеш. Иң яхшы дизайн-проектларны сайлап алуда 63 муниципаль берәмлек катнашачак. Барлыгы гражданнарга 122 объект тәкъдим ителәчәк.

- Хөрмәтле республика халкы, тавыш бирүдә катнашыгыз һәм шәһәребез скверларын, мәйданнарын һәм торак микрорайоннарын төзекләндерүдән соң ниләр булачагын хәл итегез! Иң күп тавыш җыйган объектлар киләсе елга төзекләндерү өчен территорияләрнең максатлы исемлегенә керәчәк. Әгәр без актив яшәргә һәм ял итәргә теләсәк, хәзер тавыш бирергә һәм аннары бу киңлекләр сыйфатлы эшләсен өчен фикер алышуларда катнашырга кирәк, - дип билгеләп үтә торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас