+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 апрель 2022, 07:15

ЦУР: Чокыр ямалды!

Иртәне яхшы яңалыклар белән башлыйбыз.

ЦУР: Чокыр ямалды!ЦУР: Чокыр ямалды!
ЦУР: Чокыр ямалды!

2 апрельдән Уфада 39нчы маршрут буенча Сипайлово бистәсен шәһәр үзәге белән тоташтыручы автобуслар хәрәкәте схемасы үзгәрде. Элек автобус "Башкортстан" кунакханәсе" тукталышына кадәр барса, хәзер маршрутны "ТСК" на Пушкина"га кадәр озайттылар.

Бүген, 14 апрельдә, Башкортстан ЦУРының туры эфирында сүз шул турыда барды.

Менә тагын бер яхшы яңалык: Уфаның Революцион урамында чокырны ямаганнар. Үзәк базар янындагы юлның проблемасы турында битараф булмаган уфалы 10 апрельдә язган. Ике көннән соң Ленин районы хакимиятеннән коллегалар башкарылган эшләр турында хисап тотты. Бу - Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мәгълүмати системаларына эләгә торган хәбәрләрнең бер мисалы. Аларны без эшкә алабыз, ә муниципалитетлар, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хезмәттәшләребез аларны юл ремонтын планлаштырганда исәпкә алалар.

Мәгълүмати системалар узган тәүлектә "Төзелеш һәм архитектура" темасына - 155, юлларга - 124, төзекләндерү темасына 116 мөрәҗәгать кабул итте.

Тулырак - видеода

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас