Аны Дәүләт думасы депутаты, парламентның Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Павел Качкаев алып барды. Чарада күпфатирлы йортларны карап-тоту һәм хезмәтләндерү өлкәсендә федераль законнардагы үзгәрешләр турында Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының ТКХ үсеше департаменты директоры Олеся Лещенко чыгыш ясады.
Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев бу өлкәдә күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатын яхшырту буенча күрелгән чаралар турында бәян итте.
Ул белдерүенчә, идарәче компанияләрнең ресурс белән тәэмин итүче оешмалар алдындагы бурычлары бүген якынча 7,3 миллиард сум тәшкил итә, 4 компания банкротлык процедурасын үткәрү процессында тора. Мониторинг көн саен алып барыла. Бурычлар килеп чыгу сәбәпләренең берсе - йортларны карап-тотуга тарифларның түбән булуы. Уфада 1000нән артык йортта яшәүчеләр квадрат метр өчен 8-11 сум түли.
Проблеманы хәл итү өчен Уфада Бердәм идарә оешмасы төзү турындагы мәсьәлә каралды, әмма муниципалитет гамәлдәге Торак хуҗалыгы идарәсен сакларга ниятли. Алан Мирзаев ассызыклавынча, бурычны барыбер түләргә туры киләчәк.
Форумда әлеге тармакка караучы байтак башка проблемалар турында фикер алыштылар.