Уфада 18 яшьлек Милена Гыйләҗетдинова табылды.
"Табылган, исән!” — дип яздылар волонтерлар социаль челтәрләрдә.
Кичә хәбәр итүебезчә, кыз өйдән 13 апрельдә чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
14 апрельдә “Лиза Алерт” төбәк бүлегенең эзләү төркеме волонтерлары югалган кызны эзләү башлануы турында игълан иткәннәр иде.
Кызны волонтерлар һәм полиция эзләде, туганнары, якыннары аның язмышы өчен бик борчылды.
18 яшьлек Миленаның югалу сәбәпләре турында хәбәр ителми.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.