Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов хәбәр итүенчә, Башкортстан Русия субъектлары арасында коммерциягә карамаган бакчачылык һем яшелчәчелек ширкәтләре саны буенча җиденче урынны биләп тора.
— Хәзерге вакытта республикада 1489 күчемсез милек хуҗалары ширкәте теркәлгән. Дача һәм бакча кишәрлекләренә 500 меңнән артык кеше ия, — диде Юрий Лысов. — Уртача статистик гаилә составыннан чыгып (өч кеше) фикер йөрткәндә, бакчачылык белән миллион ярымга якын кеше – республика халкының 37 проценты шөгыльләнә. 2016 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу күрсәткечләре буенча, бакчалар биләгән мәйдан 61 мең гектарга якын тәшкил итә. Участокның уртача күләме — бер гаиләгә 7,7 сутый. Бакчачылык мәсьәләләрен хәл итү өчен Башкортстан Хөкүмәте каршында махсус эшче төркем төзелде. Проблемаларның төп өлеше инфраструктурага һәм төзекләндерүгә кагыла. Иң актуаль мәсьәләләрнең берсе — электр белән тәэмин итү.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә ширкәтләр балансында булган челтәрләрнең 80 проценты тузган: капиталь ремонт, реконструкция яки алыштыру таләп ителә. Челтәр оешмалары, хокук билгели торган документлар яки техник торышы тиешле дәрәҗәдә булмау сәбәпле, ширкәтләрнең электр челтәрен баланска кабул итмиләр. Җир участокларын кадастр исәбенә куюда кыенлыклар бар: ширкәтләрнең шактый өлешенең җир кишәрлекләренә теркәлгән хокуклары, төгәл территориаль бүленеше юк.
Проблемалар арасында каты коммуналь калдыкларны җыю өчен контейнер мәйданчыклары булмау яки аларны тиешенчә җиһазландырмау да аталды. Хөкүмәт карары белән ширкәтләрнең инженерлык челтәрләре белән тәэмин итүгә чыгымнарының 50 проценты һәм алар территориясе чикләрендә комплекслы кадастр эшләрен башкаруга, шулай ук каты коммуналь калдыклар җыю мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм контейнерлар сатып алуга чыгымнарның 90 проценты субсидияләнә.
— Субсидия күләме агымдагы финанс елында һәм аннан алдагы елда коммерциягә карамаган ширкәтләр әгъзаларының максатлы взнослары исәбенә башкарылган чыгымнар суммасыннан исәпләнә, — диде Юрий Лысов.