+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 апрель 2022, 06:35

“Мәктәпне дүрт ел ремонтладылар...”

Инде быел ул ишекләрен ачар, дип өметләнә социаль челтәрләргә мөрәҗәгать язучылар.

“Мәктәпне дүрт ел ремонтладылар...”“Мәктәпне дүрт ел ремонтладылар...”
“Мәктәпне дүрт ел ремонтладылар...”
Уфа районының Булгаково авылында яшәүче Ольга Алексеева социаль челтәрләрдә җанына тигән проблема белән уртаклашкан. “Безнең белән бик күңелсез хәл килеп чыкты. Былтыр 14 апрельдә газ кертүгә килешү төзелде, барысы өчен дә түләнде, ә ул үткәрелмәде. Шалтыратуларга җавап бирмиләр, ә җавап бирсәләр, шикаять языгыз, диләр. Учреждениегә барасың, барысы да ялга киткән була. Нишләргә?” дип язган ул.

“Газпром газ бүлү Уфа” җәмгыяте мәгълүматлары буенча, Уфа районының Булгаково авылындагы Дуслык урамы, 72 адресы буенча газны тоташтыру апрельгә планлаштырылган. Нәтиҗәләр турында өстәмә хәбәр итәрбез”, — дигән җавап килгән Уфа районы хакимиятеннән.
“Быел Туймазы шәһәренең 5нче мәктәбен бәхетле финал көтәдер дип ышанам. Югыйсә,төзелеш тәмамлануы турында вәгъдәләр белән алдыйлар. Бала инде 5нче сыйныфны тәмамлый, ә мәктәп 4 ел реконструкцияләнә”, — дип язган Туймазыдан Светлана Густова-Рыбакова. Әлеге район хакимияте башлыгы урынбасары Марсель Сафин мәгълүматлары буенча, шәһәрнең 5нче мәктәбен реконструкцияләү эшен, проект-смета документларына (ПСД) төзәтмәләр кертү кирәк булу сәбәпле, туктатканнар. Әле ПСД экспертизасының уңай нәтиҗәсе алынган. Былтыр 15 декабрьдә Уфа шәһәренең “Башрегионстрой” подрядчы оешмасы белән муниципаль контракт төзелгән. Аның буенча эшләрне быел декабрь ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. 1 апрельгә технологик карта буенча эшләр алып барыла. Димәк, киләсе елның сентябренә мәктәп ачылыр, дигән өмет бар.
Республика белән идарә итү системаларына килгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына кагыла. Салкын, яисә эссе, артык түләү һәм фатирларда яшәмәүчеләргә исәп-хисап ясау — халыкны бик күп сораулар борчый. 2021-22 еллар сезонына Уфа (ә нәкъ менә бу шәһәрдә проблемалар аеруча күп булган) башкачарак килде. Штаб төзелде, анда чиновниклар, депутатлар, җәмәгатьчеләр һәм Башкортстан ЦУРы командасыннан берничә кеше кергән. Нәтиҗәдә, 2021 елда җылылык буенча 2703 мөрәҗәгать булса, быел 863кә азрак (1840).
Әмма проблемалар кала әле. Шуларның берсе — элек Уфа инженер челтәрләре карамагында булган шәхси җылылык пунктларына (ИТП) хезмәт күрсәтү. Уфада алар күп кенә йортларда бар, аеруча Орджоникидзе һәм Октябрь районнарында. Чираттагы штабта бу мәсьәләне дә күтәрделәр. Монда бәхәсле момент — халыкның аларны баланска алырга теләмәве. Бик тырышып бәхәсләшүче һәм ИТП өчен түләргә теләмәүче йортлар бар, гәрчә аларны ремонтласалар да. Янәсе, милекчеләргә өстәмә түләргә кирәк була. Әмма юристлар үз дигәнендә нык тора. ИТП — күпфатирлы йортның гомум милегенең бер өлеше һәм моның белән бәхәсләшү кыен.
Октябрьскийда яшәүче Анастасия Шилова социаль челтәрләрдә шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, пыяла һәм пластик җыю өчен контейнерлар куюны сораган. Алар күрше ихаталардагы мәйданчыкларда бар, әмма Рәхимҗан Насыйров урамындагы 1нче һәм 3нче йортлар арасында гади баклар һәм төзелеш чүп-чары өчен контейнер гына тора. Хәбәр ЦУРның мәгълүмат системасына 25 мартта килгән, ә 30 мартта инде мәсьәлә хәл ителгән – Октябрьский шәһәре хакимиятендә каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен контейнерлар белән фотолар урнаштырганнар.
Язның беренче аенда көнкүреш калдыклары белән мөгамәлә буенча барлыгы 104 сорау килгән. Иң күбе — чүп-чарны җыю һәм чыгару (47 мөрәҗәгать), контейнерларга бәйле проблемалар (20) һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләү (13). Бу мәсьәләләрнең күбесе хәл ителгән, калганнары – эштә һәм контрольдә, ЦУР, муниципалитетлар, төбәк операторлары һәм Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы карамагында.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас