+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2022, 10:45

Милли киемнәрдә - халык рухы

Башкортстанда үткәрелүче Милли костюм көненә карата республиканың билгеле кешеләре үз фикерләрен белдерә. Сүз “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый төбәк оешмасы Советы рәисе урынбасары Фаил Фәтхетдиновка.

Милли киемнәрдә - халык рухы
Милли киемнәрдә - халык рухы

- Башкортстан халыкларының милли киеме көне беренче карашка гына гади кебек.
Беренчедән, ул чыннан да бәйрәм. Бу көнне һәр милләт үзенчәлекле милли киемен киеп, гасырлардан гасырларга сузылган тарих чоңгылларында югалмыйча, башка халыклар белән бердәм, тату гаиләдә яшәвен бәйрәм итә.

Икенчедән, милләтнең үз йөзе булуын, милләтеңнең, ата-бабаларыңның дәвамчысы икәнлегеңне онытмыйча, балаларыңа да милли рух сеңдереп, милләтеңне киләчәктә дә саклау бурычың барлыгын искәртү көне.

Татар милли киемен күрү үзе үк шушындый җитди уйга этәрә. Аның чагу төсле булуы ниндидер тантана, бәйрәм рухы бирсә, ә милли бизәкләре матурлык өчен генә чигелмәгән бит. Ул бизәкләрдә татар халкының тарихы, холкы, көнкүреше, табигате, мәдәнияте чагылыш тапкан. Шулай да аларның күпчелегендә кояш – яшәү, тереклек мәгънәсен, төнбоек – чисталыкны аңлатучы, тюльпан ислам дине, яз, яңарыш символлары бар. Болар инде үзләре үк татар халкының киләчәге ышанычлы икәнлеген гәүдәләндерә.

Милли кием көне - төрле милләтләрне берләштерү көне дә ул. Безнең республика - Русиядә йөздән артык милләтләрне берләштереп яшәүче иң зур төбәкләрнең берсе. Шушы милләтләрнең Башкортстан җирлегендә бердәм булып, дус, тату яшәве республика өчен генә түгел, Русия өчен дә зур казаныш. Моны безгә сакларга һәм үстерергә кирәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: