+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 апрель 2022, 15:05

Башкортстанда Донбасс халкы өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Башкортстанда «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге каршындагы Луганск һәм Донецк халык республикалары гражданнарына иҗтимагый ярдәм штабы базасында гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшләвен дәвам итә.

Башкортстанда Донбасс халкы өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итәБашкортстанда Донбасс халкы өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Башкортстанда Донбасс халкы өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Шәһәр һәм районнар халкы һәм оешмалары партиянең урыннардагы барлык бүлекләрендә урнашкан пунктларына беренче кирәкле әйберләр китерә. Җыелган гуманитар ярдәм «Безнең хәстәрлек» үзәге волонтерлары тарафыннан формалаштырыла. Сортларга аерылган йөкне Уфа районында ачылган гуманитар ярдәм кабул итүнең үзәк пунктына китерәләр.

Беренчел кирәк-ярак җыюда Чакмагыш районы халкы актив катнаша. Луганск һәм Донецк республикалары гражданнарына Нефтекама, Дүртөйле һәм Бөре шәһәрләре халкы да ярдәм кулы суза.

Шулай ук гуманитар ярдәм җыю акциясендә барлык дәрәҗәдәге депутатлар да катнашуын дәвам итә. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Яков Кугубаев гуманитар ярдәм кабул итүнең үзәк пунктына 2,5 мең төргәк орлык, дүрт тоннадан артык төзелеш материаллары тапшырды.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас